Өчпочмаклы солдат хатлары... Сандык төпләренә кадерләп салынып, ничәмә кабат укылып, бүген дә иң кадерле истәлек булып сакланган бу хатларда – сугышның тетрәндергеч авазы. Алар сугышта ил азатлыгы өчен көрәшкән яугирләрне туган яклары белән бәйләп торган бердәнбер күңел юаткычы булган.
Бөек Ватан сугышына кадәр дөньяда иң күп укый торган ил безнеке булган. Сугыш вакытында ул иң күп хат язучыга әверелә. Кайсыбер чыганаклар буенча, Бөек Ватан сугышы елларында фронттан 2 миллиард 795 миллион хат җибәрелгән, ә тылдан юлланганнарын да исәпкә алсаң, аларның саны 10 миллиард 700 миллионга җиткән!
Туганнары һәм якыннары язган хатлар сугышчыларга исән калырга ярдәм иткән – җиңүгә өмет уяткан, рухларын күтәргән. Ә тылдагылар ничек көткән ул солдат хатларын!.. Уллары язган хатларны – әниләр, сөйгәннәреннән килгәннәрен тормыш иптәшләре бик кадерләп саклаган, аларны кабат-кабат укып, күңел юанычы алган. Хәл-әхвәлләр сорашу, туган илгә булган мәхәббәт, дошманга карата ачы нәфрәт, сугыш авырлыклары, яраларның сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы – барысы да сыйган шушы кош теледәй хатларга. Аларда кыр почтасы штампларын һәм хәрби цензура тамгаларын күрергә була. Мондый өчпочмакларны ябыштырмаганнар, ә махсус ысул белән бөкләгәннәр. Бу берьюлы ике мәсьәләне хәл иткән: конверт кирәкмәгән, ә хәрби цензорлар хатның эчтәлеген җиңел генә тикшерә алган.
Вакыт узу белән кәгазьләр саргайган, әмма алардагы язуларның эчтәлеге беркайчан да саргаймаячак. Шуңа без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан “Өчпочмаклы хатлар саргаймый” дигән рубрика булдырдык. Аңа сез дә кушыла аласыз, дуслар. Әгәр гаиләгездә өчпочмаклы хатлар саклана икән, алар турында безгә языгыз, фотоларын салыгыз. Хатирәләрне бергә яңартыйк. Өчпочмаклы һәр хат – ул сугыш елъязмасы, ул тарихи хәтер һәм истәлек.
Хатларны редакциягә юлларга, omet-ufa@mail.ru электрон почтасына җибәрергә яки "Өмет"нең социаль челтәрләрендә калдырырга мөмкин.