Җәйнең эссе вакытларында көннәр буе Базы суларында коенды ул. Әти-әнисе һәм мәктәп аның яшь, саф күңелендә Туган илгә мәхәббәт, хезмәткә намуслы караш тәрбияләде. Шуңа күрә көче-көчкә утыра башлау белән ул олы агаларына ияреп, кырга чыкты. Аркасы тозлы тир белән суланса да, үз янындагы кешеләр каршында арыганлыгын белгертмәс, чыдам һәм булдыклы егет булып, буй җиткерде. Солдат хезмәтенә каралырга баргач: «Шәп егет күренәсең, кыю солдат чыгачак синнән»,–дигәннәр иде, Шәйхелның башы күккә тия язды.
Шәйхелислам Сәлиховны Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә җибәрделәр. Чик буеның яшь сакчысына күпне татырга туры килде. Чөнки илебезнең чиге тыныч кына түгел иде ул чакларда. Япон милитаристлары яшь совет республикасының көннән-көн ныгуын һәм үсүен тыныч кына күзәтергә теләмәде. Сопкалардагы тынычлыкны орудие залплары бозды. Кошлар куркышып, урман эченәрәк сыенды. Ә Шәйхелислам һәм аның иптәшләре, билләрен кысыбрак буып, кулларына корал алдылар. Изге җиребезнең бер метрын да дошманга бирмәделәр.
Хәсән күле янында самурайларның муенын сындырып кайтып, Иске Почкак басуларында иркенләп иген үстерергә дип җиң сызганырга ниятләгән генә иде, тагын да сугыш башланды. Бу юлы инде Туган илебезгә көнбатыштан гитлерчылар ябырылды.
Шәйхелислам сугыш башлану хакындагы кайгы хәбәрен Толбазы базарында ишетте. Өенә кайтуына туганнары аны бер сүздән аңладылар. Чакыруны көтеп тормадылар, юл капчыгы рәтләделәр. Тәүдә уку, хәрби өйрәнүләр булды. Ә дошман – Мәскәү янында. Гитлер җиңү парадын безнең башкалада үткәрергә хыяллана. Әмма аның планнары хыялында гына калды. Күп милләтле илебез халкы бер җан, бер тән булып сөекле Ватаныбыз йөрәген сизгер саклады. Көнчыгыштан Себер һәм Урал егетләре дә монда килде. Сәлихов та алар арасында иде.
Дошманны шушында туктатырга, килгән ягына алып ташларга кирәк. Приказ шундый иде. Һәр солдатның йөрәге шулай типте.
Менә артиллерия әзерлеге башлана. Туфрак баганалары өскә күтәрелә. Дошман позицияләре өстендә әйтерсең лә җир белән күк тоташкан. Миналар дошман ягына таба оча. Төз ата егетләр.
Дәһшәтле көч алга таба ыргылды. Гитлер армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифның көле күккә очты. Дошман кар өстендә мәетләрен калдырып, ашыгып артка, таба чигенде. Шушы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен дивизия командиры аның күкрәгенә тәүге Кызыл Йолдыз орденын такты.
Новгород өлкәсе Холм шәһәре тимер юлы станциясе өчен барган алышлардагы кыюлыгы өчен Шәйхелислам Сәлихов өченче дәрәҗә хәрби Дан ордены белән бүләкләнде. Бу болай булды.
Дошман төрмә һәм зират янында ныгынып алган да, безнең солдатлар өстенә туктаусыз ут яудыра. Чак кына кузгалдыңмы, баш очында пулялар сызгыра башлый.
Шәйхелисламны командир үзенә чакырып алды, йөзенә сынаулы карады да:
–Күршеләр алга китте. Ә без шушы каберлекне һаман үтәлмибез,– диде. Кече сержант үзе дә бу хәлне күреп тора иде. Ул командирга уен җиткерде:
–Рөхсәт итегез, иптәш капитан. Разведка кирәк!
–Барыгыз, тик тизрәк, әмма сак булыгыз!
Шәйхелислам бер төркем солдатны уңнан урап үтәргә һәм тылга чыгарга җибәрде. Үзе иптәшләре белән икенче якка китте. Фашистлар тылында кинәт кенә атышлар башлангач, Шәйхелислам янындагы сугышчыларын атакага күтәрде. Дошман ашыгып артка чигенә башлады.
1942 елның 24 сентябрендә булган алышта миномет ротасы укчысы Шәйхелислам Сәлихов яралана һәм аңа госпитальдә ятып, дәваланырга туры килде. Терелеп чыккач, разведкага билгеләделәр һәм 334нче аерым разведка ротасына җибәрделәр. Әйткәндәй, Бөек Ватан сугышы фронтларында дүрт тапкыр явыз әҗәл аның богазыннан алды. Шулай да солдат ү л е м г ә бирешмәде, яраларыннан савыгып, алгы сызыкка, ут эченә омтылды.
Безнең армия дошманнарны кыйрата-кыйрата алга бара. Фриц үлекләрен, техникасын калдырып, кача. Великие Луки янында аларның бер группасы чолганып алынды. Шулай да дошман һаман бирелергә теләми. Немецлар тимерчыбык белән уратылган сарай эченә урнашып алган да, безнекеләрне якын җибәрми. Рота командиры анда «тел» алырга һәм хәлне белергә берничә мәртәбә разведкага җибәреп карады. Ләкин һәр омтылышта да план барып чыкмады. Чәнечкеле тимерчыбык янына барып җитүгә фашистлар кургаш яңгыры яудыра башлый. Сугыш уен түгел бит. Ул, акыл белән уйлап эш итмәсәң, беркемне дә кызганып тормый. Безнең егетләрнең байтагы шунда башын салды. Әмма дошман тагын да күбрәк солдатын югалтты.
Дивизия командиры солдатлар белән үзе сөйләшергә булды.
– Разведчиклар кирәк, егетләр, тик үзегезнең теләк белән. Бу задание авыр гына,– диде ул. Шуннан берничә секунда солдатларга таба сынаулы караш ташлады да дәвам итте.– Исән-сау әйләнеп кайту мәҗбүри.
Шәйхелислам беренче булып алга чыкты.
– Мин барам.
– Мин дә.
Сугышчылар разведкага әзерләнде. «Тел» кирәк. Сарай безнеке булырга тиеш. Төн. Разведчиклар, җиргә сыенып, тимерчыбык киртәсе янына шуыша. Инде юл ачылды дигәндә генә дошман сизенеп калды. Һавага ракеталар җибәрде. Бөтен тирә-юнь көндезге кебек яктырды. Ул да булмады, туктаусыз пулялар сызгырып, баш очыннан оча башлады.
Шәйхелислам командирның колагына пышылдады:
– Сулдан, әнә тегеннәнрәк, анда тынычрак кебек.
Унике кеше сак кына ул куллары белән күрсәткән якка ашыкты. Чыннан да, анда таба ут азрак иде шул. Димәк, дошман әлегә безнекеләрне аннан көтми.
Разведчиклар, тимерчыбыкны, кисеп, эчке якка үттеләр. Тик дошман да башсыз түгел. Шуны гына көткән диярсең. Озак тормады, безнекеләр кергән җиргә таба көчле ут ачты. Егетләр җиргә сыенды. Нишләргә? Группа командиры Сәлиховка таба карый. Шәйхелислам беренче мәртәбә генә разведкада түгел. Ул күп мәртәбә дошман тылында булган, берничә мәртәбә «тел» алып кайтты. Мондый очракларны яхшы чамалый.
–Я, нишлибез?
–Әз генә көтәргә кирәк. Күзәтик, белик. Алар сизмәгәндә генә бәреп керербез.
Көн үтә. Кич якын. Немецлар ашарга китерәләр. Менә шул чакта разведчиклар сарайга бәреп керә дә инде. Ул арада безнекеләр ярдәмгә килеп җитә.
Арырак тагын бер бина бар. Немецларның калганнары шунда булырга тиеш.
Командир солдатларга карый.
–Кемнәр бара?
Сәлихов тагын барырга теләк белдерә. Аның артыннан әрмән егете Азизов, Уфадан Астантов алга чыга.
Немецлар сарай янындагы бәрелештән исләрен дә җыярга өлгерә алмый калалар, яшелчә саклагычның тәрәзәләрендә Сәлиховларның автомат көпшәләре күренә.
–Хенде хох! Бирелегез!– дип кычкыра Шәйхелислам һәм аның солдатлары дошманга. Кыю разведчиклар 300дән артык немецны кулга әсир алалар. Менә шушы кыюлыгы, батырлыгы өчен Сәлиховка икенче дәрәҗә Дан ордены бирелә.
...Тильзитны алырга әзерләнгән көннәр иде. Сәлихов хезмәт иткән рота бәләкәй генә авылда. Алда елга. Аның ике ягы туңган, ә уртадан су ага. Сәлиховларга, аны аша чыгып, «тел» алып кайтырга приказ булды. Алар башта елга буен игътибар белән озак кына күзәттеләр. Шунсыз ярамый. Сәлиховларга кадәр разведкага киткән сугышчылар берничә мәртәбә уңышсыз әйләнеп кайттылар.
Дошман боз өстен бик сизгер күзәтә иде. Безнекеләрнең әз генә кыймылдаганын күрсә дә, котырынып атарга то-тына. Сәлихов хәйлә уйлап тапты. Солдатларга озын-озын таяклар алырга кушты. Боз өстендә калган үлекләрнең гәүдәләрен шулар белән алга этәрделәр. Дошман аларны алга таба шудырганны күреп, тагын да котырынып ата башлады. Шул арада Сәлиховлар да, алга таба түш белән шуып, шактый гына үтеп өлгерде.
Шулай хәрәкәтләнеп теге як ярга чыгып җиттеләр. Агач төбеннән туктаусыз атып торган фриц пулеметы «оясы»на якынлаштылар. Фашист солдатлары плащ-палаткаларын ябынып, тәмәке кабызган моментта гына Одинцов белән Сәлихов кинәт аларның өсләренә сикерде. Аннан траншеяга гранаталар бәйләме ыргыттылар. Егетләр дошманның дүрт пулеметын кулга төшереп, немецларны үз кораллары белән «сыйлый» башлады. Башка солдатлар да җитез эш итте. Траншеяларын калдырып, дошман ашыгып артка чигенде.
– Егетләр курку дигәннең нәрсә икәнен дә белмәде, аларның йөрәкләрендә дошманга нәфрәт кайнады. Азизов, Красноперов, Захаров, Коплюшин кебек сугышчылар ир арсланнары иде, –дип хәтергә ала Шәйхелислам Сәлихов алар турында.
Соңгы бәрелештәге батырлыгы өчен курку белмәс егетенең күкрәгенә беренче дәрәҗә Дан ордены беркетелә.
Шәйхелислам агай кайтканда күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены, Дан орденнарының өч дәрәҗәсе дә һәм «Батырлык өчен» медале ялтырый иде.
Сугыштан соңгы елларда Шәйхелислам Сәлихов колхозда төзүчеләр бригадасына җитәкчелек итте. Терлек абзарлары төзеделәр. Халыкка өйләр салдылар.
Аның авыл уртасындагы алты почмаклы җыйнак кына өе заманча җыйнак итеп җиһазландырылган иде. Үзе белән очрашып сөйләшкәндә Шәйхелислам агай эшләми иде. Балалары (ә алар сигез үсте) аны алыштырды. Хәзер аның дөнья куйганына да утыз ике елга якын вакыт үтте. Шулай да кемнән генә сорашсаң да, аны яхшы беләләр монда. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан район үзәгендәге Җиңү паркында Базы буе батырының мәрмәр бюсты куелды.
Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Без кичергән кырыс заман" китабыннан.