Мөсәйрә Ногман кызы 1920 елда Дүртөйле районы Яңа Кәңгеш авылында туа. 1942 елның май башында үз теләге белән фронтка китә. Башкортстаннан беренче ирекле комсомол эшелоны составында кызлар туп-туры Сталинград янындагы каты сугыш уртасына эләгәләр.
Мөсәйрә Ногман кызының кыю холкын күреп, аны артиллерия батареясының комсоргы итеп билгелиләр. Ул берничә хәрби һөнәр үзләштерә. Элемтәче дә, телефонистка да, наводчица да була. Яшь парторг фронтта хәрби хәбәрче буларак та аерылып тора. Полкның “Бей врага!” гәзитендә аның очерклары, сугышчан дус кызлары турында язмалары, алгы сызыктан “кайнар” репортажлары басыла.
Мөсәйрә Ногман кызы сугышны үтеп чыгып, Җиңү көнен Польша белән Германия чигендә каршылый. 1945 елның ахырында ул өенә кайта.
“Бу гаҗәеп хатын-кыз шулкадәр күп сынаулар аша үткән ки, хәтта күз алдына да китерүе кыен, – ди Радий Хәбиров. – Ул элемтәче һәм наводчик була, элемтәне тергезү өчен ут астында Идел аша чыга, Берлинга кадәр барып җитә. Мөсәйрә Ногман кызына һәм барлык хөрмәтле ветераннарыбызга – сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек!”
Мөсәйрә Ногман кызының бик күп бүләкләре арасында III дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышы ордены, “Сталинград оборонасы өчен” һәм “Берлинны алган өчен” медальләре бар. Сугыштан соң ул 54 ел буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Бүген ветеран Уфада яши. Тирә-як мәктәпләрдән укытучылар һәм укучылары һәрвакыт янына килеп торалар.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мөсәйрә Фатыйхова иҗаттан аерылмый. 2024 елда аның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Ә 2023 һәм 2024 елларда ул Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашты.
Быел, 2025 елның 27 февралендә, башкала Советының 48нче утырышында Фатыйхова Мөсәйрә Ногман кызына “Уфа шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде. Сугышның ни икәнлеген үзе кичергән ветеранга сәламәтлек, хәерле гомер телибез.