Сираҗия әби бүген таң нурлары тәрәзәгә бер кат кагу белән уянды. Тышта көз салкыны, яңгырсыз, шомлы да, ямансу да иртәнге сәгать иде. Дымлы суык көз тизрәк үзенең кануннарын корырга ашыга. Күкне каплап алган кара-соры болыт, кояшка ирек бирми тарткалаша, барсы да бүген котсыз һәм күңелсез. Җаныңа сеңдереп, сердәш итеп әрнүләреңне сөйләрдәй мәл иде.
Сираҗия әби, авырткан сөякләрен, сызлап җанга тигән буыннарын көчкә-көчкә генә кузгатып, киленен уятмаска тырышып, аякларын җылы мамык юрган эченнән җайлап кына чыгарып, урыныннан торып утырды, аннан тәрәзә пәрдәсен күтәреп тышны күзәтте. “Яңгыр булыр, ахрысы”, – дип уйлады һәм күзен бушлыкка төбәде. Ул тирән уйларга чумып, күңеленнән белгән догаларын укып, гамьсез рәвештә утыра бирде. Тәрәзәгә шыбыр-шыбыр мәрҗән агачларының ботаклары сөйләргә сүзләре күп шикелле килеп сугылды. Алар да Сираҗия әби белән яшьтәш, гомер буе сердәш булдылар.
Ул әкрен генә урыныннан кузгалып тышка чыкты. Көч-хәл белән тыңлаусыз аякларына ныграк басарга тырышып, абзар-кура тирәләрен барлап килде. Кинәт аның күзләре йорт уртасындагы зур шомырт агачы төбендәге коега төште. Сираҗия әби, аякларының авыртканын да онытып, кое эскәмиясенә килеп утырды, дерелдәп торган кытыршы куллары белән чиләк эленгән чыгырны күкрәгенә кысты:
–И, бәбекәем, балам, Шаһинурым, чит-ят җирләрдә җаннарың чыкты, сөякләрең ятып калды, фәрештәләр кабереңне нурласын, балам, укыган намазларым изге җаннардан булып, җәннәт ишекләрен ачсын, яткан җирләреңне хәтфә үлән капласын, сабыем. Күп еллар үтте, балам, әрнүләрем, үтәрлек-бетәрлек түгел. Сине юксынып, сагынып күз яшьләрем бетеп бара, шушы кое чыгырына карап юанам, әкрен генә кайдандыр килеп чыгарсың сыман.
– Ныклы чыгыр бу, әнкәй, гомер тузарлык түгел, Аккүл базарыннан сатып алдым! – диеп, төп йорттагы коега элеп куйган идең.
– Гомеркәйләрегез кыска булды шул, балам. Сугыш йотты, сугыш... Күпме сабыйлар әтисез, япь-яшь хатыннар тол калды. Ул вакытта үземнең дә яшь чагым, тәүге балам идең шул. Сираҗия әби ачы, әрнүле күз яшьләренә буылды. Тирәннән, бик ерактан, сагышмы, узган гомернең сыкравы, балаларыңны югалту, гомернең узуы, алда тагы әллә нинди язмышлар, картлыкның әҗере, билгесезлек, бернәрсә белән дә чагыштыра алмаслык ачы күз яшьләре иде бу...
Кулыннан чыгыр ычкынып, кое эченә шалтыр-шолтыр чиләк төшеп киткәч кенә, Сираҗия әби аңына килгән кешедәй урыныннан кузгалды. Карты Ибраһимнан калган таякны алып: “И Раббым, балаларның балаларына хәерле гомерләреңне бир, Илаһым, яшәремне яшәдем, җилкенеп, җигелеп, талпынып дөнья кудым, сугышта ятып калган балаларымны, өметемне өзми, “Әйләнеп кайтырлар!” – дип, берсе кайтмаса, берсе кайтыр дия-дия, көннәр-төннәр көттем. Ибраһимым да, миңа өч ул бүләк итеп, картлыгын да күрә алмый, бакыйлыкка күчте. Ни хәл итәсең бит?! Риза, Аллаһы тәгаләкәем, тик менә киленем Мөкәрәмәне кызганам, җиләк кебек чагы ялгыз үтә. Әсгатемнән калган оныкчыгымны – Динарамны ялгыз үстерде. Аллага шөкер, киленем белән аналы-кызлы кебек яшәдек. Тәкъдиркәйләрем җитеп китеп барсам, бөтенләй ялгызы гына кала балакай”... – дип уйлады. Ниндидер бер җитезлек белән ул кече якка узды, олы мичне ягып җибәрде, авырткан сөякләре язылып киткәндәй булды. Сираҗия әби күптәннән тотынмаган җиз самавырны алып керде, тавышланмаска тырышып су салып, чыра кабызып җибәрде. Йомырка туглап камыр ясады, шартлап торган мичтә коймак пешерергә кереште. Ничек кенә җиңеләеп тотынса да, картлык үзенекен итә иде: суны да чиләккә ике чүмеч кенә салып күтәрде, аякларының да йөрү сәләте азайды, коймак тугларга кул буыннары тыңламады, көче бетте, күрергә күзнең дә рәте китеп бара иде. Әмма ул бүген талпынып, җиңеләеп эшләде.
Әйе, бу дөньяда йөзгә якын гомер яшәлгән! Әлбәттә, бу яшьтә коймак пешерүе бик тә зур эш саналды. Сираҗия әби, хәсрәткә күмелеп ялгыз калгангамы, бу дөньяда бик озак яшәгән кебек тоелды аңа. Шуңа күрә кайсы вакыт: “Сираҗия әби, сиңа ничә яшь булды әле?” – дип сораган кешегә:
– Сиксәнгә җитәмдер инде, балалар, – дип кенә җавап кайтарды. Балаларының кыска гомерле булуында ул үзен гаепле санады.
“Менә инде, мин картайганчы яшәп ятам, әллә инде сабыйларымның гомерләрен алып... Нигә инде бу Аллаһы тәгалә мине алып аларны яшәтмәскә”, – дип, күз яшьләренә буыла иде.
Бигрәк авыр еллар иде бит: ачлык, ялангачлык. Берзаман авылда, тирә-якта тиф чире чыкты. Я Ходай, авылда сыер тотучы кешеләр азайды, ашатырга үлән калмады, яңгырсыз корылык килде.“Бер генә стакан сөт я катык бир!” – дип сорап керәләр иде. Сираҗия әби бер кешене буш чыгармады, Аллага шөкер! Аның юмартлыгы, уңганлыгы-булганлыгы, шул ук вакытта бик пөхтә, юк кына әйберне дә пакьләп матур итеп кия белүе сокландыра иде. Аның өстендә, күп тапкырлар юылса да, бизәге җуелмаган матур күлмәк. Ап-ак батист яулык бәйләп йөргәнгәме, аңа хәер биреп, киңәш сорарга килүчеләр күбәйде, авыл халкы аны Ак әби дип, хөрмәтләп исем дә кушканнар иде.
Әле менә җитезләнеп эшкә тотынгач, тәннәре язылып, башыннан мең төрле уйлар үтте: “Минем чорым үтте инде, балалар, үз вакытында бөтен авылга бер тәмле ипи пешерүче идем. Көненә ике тапкыр мич ягып, бишәр ипи салдым. Урак өсләрендә уракчылар мактап бетерә алмыйлар иде. Гает көннәре булса, көйледә тары төеп, тау кебек итеп белен пешереп куяр идем”. Ибраһим абзый төшке ашка кайтканда Сираҗия әби, көмеш тәңкәләрен чылтыратып, өстәлгә әлеге шул җиз самавырны суккан киндер ашъяулык өстенә “дыңк” итеп китереп утыртыр иде. Ибраһимы олы кисәкле шикәрне вак-вак кына итеп кыстыргыч белән ваклап куя. Серләшә-серләшә, чәй эчәләр иде алар.
Өйләнешкән елларны авылның түбән очында яшәделәр. Заманына күрә матур гына бәләкәй генә йортлары, бакчасы, каралты-курасы бар иде. Ару, хәлле генә кешеләр булып бик тату дөнья көттеләр. Яшьли яратышып өйләнешкән иде алар.
Еллар, бернигә дә карамый, үтә торды, әлеге дә баягы, йөрәк өстен уалап-кимереп, саркытып торганы, күпме сөйләсәң дә истән юылмый торганы – балаларның кыска гомерле булуы иде.
Икенче улы Әсгать сугышның соңгы көннәрендә батырларча һәлак булды, шуңа күрә килене Мөкәрәмә кайнана-кайнатасын ташламады, кызы Динара белән дүртәүләп дөнья көттеләр. Ул мәктәптә укытучы булып эшләде. Авыр сугыш елларын үткәргәннән соң, Ибраһим озак яшәмәде, бик каты авырды, картлыгы җитмәстән, япь-яшь ир уртасында дөнья куйды. Мәрхүмнең соңгы сүзе шул булды: “Нигезне таркатма, Сираҗия, бәлки әле Газинур үзе кайтыр, йортны сипләтеп алырсың, нигезне яңартып җибәрерсең. Җыелган акчага үзеңә мамык шәл алып ябын”! – диде.
Ибраһим сугышның соңгы көннәрендә генә фронтка киткән төпчек улы Газинурны көтте. Газинур сугышка Казан шәһәреннән алынды. Соңгы хатында ул: “Өйләндем, әткәй-әнкәй! Хәдичә исемле киленегез бар”, – дип язган иде. Шул хаттан соң бер хәбәр дә булмады, дияр идем, көтмәгәндә көннәрдән бер көнне Хәдичәдән хат килде. “Газинур сугышка китте, Илдус белән икәү генә калдык”, – дип язылган иде. Илдус – онык була торгандыр.
Менә шулай гомер буе алар, бәлки, Илдус оныгыбыз әтисенең туганнарын эзләп кайтыр, я булмаса, хәбәрсез югалган Газинур кайтыр, дип көттеләр. Төп йортта Газинурның кое төбендә ат бәйләп куярга дип утырткан баганасы калды. Чыгыр – Шаһинурныкы. “Нигезне таратма!” – дигән сүзне ул бервакытта да исеннән чыгармады. Йортлары бик искергәч, килене белән киңәшләшеп, авыл уртасындагы үзләренә бик якын гына туган булган Хәҗим абзыйларның йортын сатып алдылар. Икенче йортка күчеп китәсе булса да, Сираҗия әби төп йортны сүттермәде дә, саттырмады да. Бөтен гомеренең төсе, хәсрәт-шатлыкларын, балаларының аяк эзләре шунда калды, ярсынган саен шунда килермен, бүрәнәләре череп беткән булса да, минем өчен бик газиз ул, дип уйлады. Карты Ибраһимның кабере өстенә шул нигездән зур гына ташны алып илтеп салды. Яңа йортка күчеп килгәндә дә ул, бөтен белгәннәрен укып, тәрәзә капкачларын ябып, әлеге кое чыгырын кулына тотып килде. Калын кое чыгыры аның күкрәгендә ниндидер горурлык хисе уята, учларына әйтеп бетергесез җылылык бирә иде. Хәҗим абзыйларның алар күчеп килгән йортлары бик матур гына ныклы йорт иде, ә үзләре – Сөләймановлар – үзебезнең нәсел, бик тә дәрәҗәле укымышлы кешеләр. “Чит-ят кешеләр түгел, нәселебез, тамырыбыз, ыруыбыз бер”, – дип, Сираҗия әби үзен юатып риза булды шул.
Әле менә шушы уйларына бирелеп, онытылып китеп, кинәт кулыннан коймак чүлмәге төшеп киткәнен сизми дә калды. Тавышка каушап, куркып киткән Сираҗия әби, белгәннәрен укыйукый, чүлмәкне кулына алды.
Ахыры бар.
Лена МӨХӘМӘТОВА.
Туймазы шәһәре.