Усак-Кичү мәктәбе тынгысыз эшчәнлек алып баручы тырыш укучылары, алдынгы карашлы педагоглары, бердәм әти-әниләр коллективы белән шулай уңышларга ирешә. Биредә тәрбия һәм белем бирү максатлары киң планда, даими алып барыла. Бу аларга һәр көнне зур өметләр белән башларга, һәр эшне нәтиҗәле йогакларга ярдәм итә. Укучылар сөйләвенчә, матур бинада, уңайлы шартларда белем алуы күңеллерәк тә, кызыклырак та.
Әйтергә кирәк, 2019-24 елларда республикабыз төзелгән һәм ремонт үткәрелгән мәктәп биналары саны буенча илдә лидер булып тора.
– Моннан алдагы елларда 140 мәктәпне ремонтлаган идек. Бүген 55 меңнән артык бала яңартылган шартларда белем һәм тәрбия ала. 2025-27 елларда РФ Мәгариф министрлыгы республикабызның тагын 88 мәктәп бинасын капиталь ремонтлау буенча исемлеккә кертте һәм бу максатта федераль бюджеттан 5,5 миллиард сум акча юнәлтеләчәк, — диде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программага тукталып.
Башкортстан җиһазландырыла торган мәктәпләр саны буенча алдынгылар рәтендә бара, республика Русиядә — 4нче, Идел буе федераль округында 1нче урынны били. Барлык районнардагы 711 мәктәп яңа җиһазлар алачак. Министр белдерүенчә, “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты кысаларында республика мәктәпләрендә кабинетларны заманча җиһазлар, укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү каралган. Агымдагы елда республика мәктәпләрендә Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре һәм хезмәт кабинетлары җиһазландырылачак. Бу максатларга тотылган акчаларның гомум күләме 203,5 миллион сум тәшкил итә.
– Усак-Кичү мәктәбендә Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре кабинеты бар. Ул бар яклап та яхшы итеп заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Электрон тир да, барлык кирәкле җиһазлары да, ашыгыч ярдәм тренажеры “Александр”, аптечкалар, ашыгыч ярдәм чаралары, биремнәр белән дидактик материаллар да бар. Балалар белән бу җаваплы юнәлештә педагог Фаиз Тимерхан улы Хәсәнов эшли. Укучылар Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре дәресләрендә хәрби әзерлекнең база күнекмәләрен ала. Дәресләрдә укучылар сафта йөрү әзерлеген үзләштерә, тактика нигезләрен, карталар белән эшләргә һәм җирлектә ориентлашырга өйрәнә, һәркем өчен Ватанның әһәмияте, илебезнең техник-хәрби потенциалы турында белем ала, Русия сугышчыларының батырлыклары турындагы тарихи фактларны өйрәнә. Хәрби-патриотик тәрбия эше һәрдаим алып барыла.
Әлеге вакытта балалар белән “Зарница” уенына әзерлек бара, – диде мәктәп директоры Әнүзә Лотфуллина.
Ватаныбыз тарихында истәлекле даталар, каһарманнар биографияләре белән танышу, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә, биредә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә. Шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләрнең әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булуы да – моңа ачык мисал. Мәктәп коллективы, укучылар аларга ярдәм тапшыруда да актив катнаша. Мәктәптә эшләп килүче “Үсеш ноктасы” программасы да балаларның сәләтен үстерүгә яңа мөмкинлекләр ачты. Заманча җиһазландырылган үзәктә дәрестән тыш сәгатьләр, өстәмә белем бирү, проект һәм тикшеренү эшчәнлеге оештырыла. Әлбәттә, заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлеге арткач, нәтиҗәләр дә күпкә яхшырак. Мәктәптә, районда узган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга теләк арта. Хәрби-патриотик тәрбия эше һәрдаим алып барыла.