+20 °С
Болытлы
Бүген Уфа шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров өч ветеранга “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медальләре тапшырды. Владимир Антонович Пискарев, Петр Михайлович Сергеев һәм Николай Александрович Фомин бу югары бүләккә лаек булдылар.
Тантаналы чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар да генерал Шәйморатов исемендәге орден һәм медальләр тапшырды.
Чыганак: bashinform.ru