Бүген Уфа балалар филармониясендә башкаланың Совет районы хакимияте Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырды.
Тантананы Совет районы хакимияте башлыгы Айдар Базгутдинов ачты.
– Зур бәйрәм алдыннан туган илне саклаучыларга ихтирам сүзләрен җиткерәсе килә. Бүген без ветераннарның барысын да тәбрик итәбез. Алар – Бөек Ватан сугышында, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан, Сүриядә сугышкан һәм бүген махсус хәрби операциядә катнашкан барлык яугирләр. Без сугышчылар белән һәрвакыт очрашып торабыз, аларны борчыган мәсьәләр турында белешәбез. Аларның бер өлеше бүген безнең залда. Ир-егетләр белән беррәттән гүзәл затларыбыз да Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертә. Бик күпләр күңел кушуы буенча гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Гуманитар йөкләр – солдатлар өчен зур ярдәм. Барлык ветераннарга, сугышчыларга, битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, – диде район башлыгы.
Аннары ул махсус хәрби операциягә үз өлешен керткән, гуманитар ярдәм күрсәткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан, эше белән үрнәкле булган бер төркем райондашларны бүләкләде.
Чарага махсус хәрби операция ветераны, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Артур Галиев чакырылган иде. Ул да ветераннар һәм МХОда катнашучылар белән беррәттән безнең волонтерлар – маскировка челтәрләре үрүчеләр, окоп шәмнәре ясаучылар, башка төр ярдәм күрсәтүчеләр – барысы да Җиңүне якынайтуга зур өлешен кертә, дип билгеләде. Артур Галиев якынлашып килгән зур бәйрәм белән котлап, һәммәсенә сәламәтлек теләде һәм тизрәк тынычлык урнашсын иде дигән теләген җиткерде.
Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәгә чыккан егет-кызларны залдагылар алкышларга күмде.