Сибатов Гафият Идият улы Кызыл Армия сафларына 1941 елның ноябрендәТашкент шәһәреннән чакырыла. 53 нче аерым мотоцикл полкының мотоцикл батальоны автоматчылар взводында лейтенант, аннары өлкән лейтенант булып хезмәт итә. 1942 елдан –Төньяк фронтында, 1943 елдан 3 нче Украина фронты сугышларында катнаша. Өч тапкыр яралана. 1944 елның 1 декабрендә Венгриянең Печ шәһәреннән 14 км көньяк-көнбатышта 225 биеклектә һәлак була. Венгриядә Печ шәһәрендә, хәрби училищеда җирләнгән.
1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, белән бүләкләнгән, һәм 1944 елның 2 маенда 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 53 нче аерым мотоцикл полкы командиры майор Петухов кул куйган бүләкләү кәгазеннән өзек: “Гросулово торак пункты өчен барган сугышларда, (8.04.44), шәхси батырлык, каһарманлык, взвод белән җитәкчелек итә белүен күрсәтте. Рота камалышта булганда лейтенант Сибатов командалык итүне үз өстенә алды һәм, кыю һәм тәвәккәл хәрәкәтләр, шәхси батырлык нәтиҗәсендә, үзенең подразделениесен атакага күтәрде һәм камалыш боҗрасын өзеп, каты яраланган килеш, дошман группировкасы тәмам юк ителгәнче, рота белән командалык итүен дәвам итте”.
1944 елның 30 августында 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 53нче аерым мотоцикл полкы командиры майор Шилкин кул куйган бүләкләү кәгазеннән өзек: “Дошман оборонасын өзгәндә, аны эзәрлекләгәндә һәм камалышта тотканда гаҗәеп фидакарьлек, батырлык, һәм взвод белән оста җитәкчелек күрсәтә. Татар-Бунар өчен сугышта үз взводы белән беренче булып шушы торак пунктның төньяк читенә бәреп керә һәм дошманның 48 солдатын һәм офицерын юк итеп, 194 офицерын әсир итә, 2 туп һәм 7 пулеметын кулга төшерә. 24.08.44. безнең оборонаны өзеп чыгарга һәм камалыштан чыгарга тырышкан дошманның контратакасы вакытында үз взводы белән дошман ягына бәреп керде, 80 кешелек атлы төркемне әсирлеккә алган. Төркемле сугышларда шәхсән дошманның 17 солдатын һәм офицерын юк иткән һәм 43 солдатын әсир иткән”.
Сибатов Гафият Идият улы куркусызлык һәм Ватанга тугрылык символына әверелде, аның сугыш кырларындагы гамәлләре взвод сугышчыларын гына түгел, ул үзара хезмәттәшлек иткән барлык подразделениеләрне дә рухландырды. Иң зур куркыныч мизгелләрендә ул салкынканлылыгын саклап кына калмаган, ә сугышчылар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек оештыра да белгән. Тактика һәм стратегияне белүе, шулай ук тиз арада карарлар кабул итә белүе аның кул астындагыларның гомерләрен саклап калды һәм дошманга җитди ударлар ясарга мөмкинлек бирде. Аның һәр сугышы хәрби осталык чагылышы гына түгел, ә чын батырлык акты да булды.
Гафият Сибатов исеме гомер-гомергә батырлык, рух һәм үз халкына хезмәт итү символы буларак яшәячәк.
Әнисә ГАБДРАХМАНОВА,
Нуриман районы Бикморза авыл китапханәсе хезмәткәре.