Шундый өлкән яшьтәге якташларыбызның берсе хезмәт ветераны Җәмил Гәрәфетдин улы Хәсәнов Туймазы шәһәрендә гомер кичерә. Бүгенге көндә аңа 96 яшь!
Чыгышы белән ул Шаран районы Бурсык авылыннан. Алты яшеннән үк гармун тартырга икетуган абыйсы Миргазиян өйрәтсә, Кәрим исемле туганы гармун төзәтү серләренә төшендерә. Менә шушы бер-берсеннән күпкә аерылмаган ике кәсепне Җәмил абый гомере буе ташламаган. Илебезнең иң катлаулы, иң авыр чоры – Бөек Ватан сугышы вакытында да!
Ә тормыш кыенлыкларын ул балачактан җитәрлек татыган. Бабасы Хәсән ике ел буена җәяү барып, хаҗ кылып кайта. Ун балалы Фәһриҗиһан белән Гәрәфетдинне, (Җәмил абыйның әти-әнисе алар йорт-җирләрен, 2 ат һәм 4 баш сыерын, 20 баш сарыкларын тартып алып, сөргенгә озаталар. Кара урман эчендә яши алар. Ачлыктан бер сеңлесе җан бирә. Мондагы халыкны юньләп ашатмыйлар. Үләргә дип җибәрелгән Адәм балалары кемгә кирәк соң? Җан тәслим кылганнарны күмеп тору булмый, аларны чыгарып кына ташлыйлар. Әтиләре Гәрәфетдин абзый башка ирләр белән бергә урман кисә.
Мондагы хәлләргә чыдый алмый, башта әти-әниләре кача. Аннан Мөнирә белән Җәмилне абыйлары кояшка карап алып китә. Алай да туганнарын табу бәхете тәти аларга. Әти-әнисе урманда качып яши, бала-чага урамда хәер сорашып тамак ялгый. Аларны ул вакытта бик нык эзлиләр, ләкин эзәрлекләү озакламый туктатыла һәм алар тамак яллык эшләп көн күрә-күрә, Бурсык авылына кайтып төпләнәләр. Колхозга керәләр. Инде генә азрак тынычланып яши башлаганда Бөек Ватан сугышы башлана.
Туймазы вокзалына авылдашларын ничә генә тапкыр озата бармый Җәмил Хәсәнов! Гармунын тартып! Шул чорларны бүгенгедәй хәтерли ул: күз яше җыела барса, вокзалны су басар иде! Халык өелешеп елый. Ә гармунчы исә уйный: солдат киткәндә дә, яраланып кайтканда да, я кара хәбәр килгәндә дә...
Әтисе бу вакытта хезмәт армиясендә була. Ә сугышка киткән өч абыйсының берсе дә исән әйләнеп кайтмый, яу кырында ятып калалар. 1928 елгы Җәмил Хәсәнов яшьтәшләре белән бергә фронтка китәргә әзер була инде. Ул бу көнне куркып түгел, ә абыйлары өчен фашисттан үч алырга дип көтә. Әгәр 1945нче елның язы җиңү алып килмәгән булса, ул да ут эченә китми калмас иде, мөгаен.
– Ил өстенә ачы кайгы өерелеп килсә дә, сугыш башыннан ук халык “җиңелмибез” дип ышанып яшәде. Шушы ышаныч яшәткәндер дә инде барысын да! Ләкин фронтта да, тылда да халык бик күп кырылды. Яу кырында пулядан, бомбадан үлсә, тылда – ачлыктан. Ачлыктан да куркыныч нәрсә юк! Камчы белән ярганнан да көчлерәк җәзадыр дип саныйм мин. Үзем шуның ачысын татыганга күрә, көеп-янып бу турыда әйтәм. Бар ашаган нәрсә – бәрәңге. Эшләгән кешегә колхоз көненә бер умачлы аш пешереп ашата иде. Ипекәй күргән юк. Туймазыга барсак, пекарня янында юри озаклап басып тора идек. Икмәк исен иснәсәң, туюын туймыйсың, беразга күңел була. Ач кешенең җилгә каршы барырлык та хәле юк иде. Без, үсмерләр, иртәнге өчләргә кадәр басуда сабан сөрәбез, кибән коябыз. Эшкә чыкмый калырга ярамый. Хәрби чорның законнары каты иде! – дип сөйли Җәмил абый.
Боларны бәян иткәндә бите буйлап күз яше агудан туктамады, ул үзе
моны тоймады да, күрәсең... Үзе минем белән әңгәмәләшә, үзе җәлт кенә сикереп торып, гармунында берәр матур көй уйнап җибәрә! Ә андагы гармуннар: бараксин, татар тальяны, саратовныкы, хромка дисеңме! Бизәкләрен үзе куйган, ватык гармуннарга җан өргән ул. “Гармун матур да, моңлы да булырга тиеш!” – дип кенә җибәрә үзе. Улы Тәлгать тә ярдәмләшә икән. Гармун сатып алырга кайдан гына килмиләр: Туймазыдан гына түгел, Башкортстанның, Татарстанның төрле төбәкләреннән! ...Әнә шул гармун тавышы, җыр-моң да көч биргәндер Җәмил абыйның үзенә дә, замандашларына да!
Җиңү көнне гармунын иртәннән кичкә кадәр кулыннан төшермәгән. Сугыш башланганда моңсу-кайгылы көйләр яңгыратса, сугыш беткән көнне шатлыктан дәртле-күңеллеләрен сузган. Хәер, анда да күз яшьсез булмагандыр...
“Сугыштан исән кайтканнар арасында кулсызлар, аяксызлар һәм күзсезләр күбрәк иде. Бер авылдаш абзыйның кул сөяге бөтенләй юк, икенчесе тома сукыр көйгә әллә ничәмә еллар яшәде әле”, – дип ачынып сөйли әңмәдәшем. Сугыштан соң да илне тергезү җиңел булмаган бит, ачлык-ялангачлык та берничә ел дәвам иткән әле.
Сугыш тәмамлангач, Җәмил Хәсәнов шоферлар әзерли торган курслар тәмамлый һәм бу һөнәренә дә гомере буе тугры кала: Туймазы автоколоннасында водитель булып эшли, аннан ашыгыч ярдәм машинасын, “Башнефть”тә автобус йөртә. Машинада оста йөрү Җәмил абый тормышының бер мөһим ягы булса, икенчесе – виртуоз гармунчы булу. Параллель барган икенче һөнәренең югары күрсәткече – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме.
Саубуллашканда яшьләргә җиткерәсе сүзен әйтеп калырга ашыкты аксакал: “Үзебезнең татар-башкорт йолаларын онытмасыннар, өйрәнсеннәр иде. Җыр-моң тәнгә сәламәтлек, җанга яшәү дәрте өсти. Тәмәке, аракы белән мавыкмасыннар, алар гомерне кыскарта гына”.
Туксан яшен тутырганда да җилдереп машинасында йөри иде әле Җәмил абый. Шул елны, аның турында язарга уйлагач, редакция яныннан Туймазының икенче башына, тимер юл күпере аша чыгып, выжлатып алып йортына табан алып киткәне бүгенгедәй хәтеремдә... Аннан соң да гел белешеп тордым мин бу тынгысыз җан хакында. Алда әле аны яңа бәйгеләр, очрашулар көтеп торганын да, Җиңү бәйрәмендә аяк өсте басып гармун тартканын да белдем әле.
2023нче елда Яңавылда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фатыйх Ихсановка багышланган “Моңга бай гармун” төбәк бәйгесендә катнашканда Җәмил абыйга 95 яшь тулган икән. Ул анда “Иң өлкән конкурсант” номинациясендә диплом белән бүләкләнгән. Моңа кадәр дә, аннан соң да Туймазыда гармун уйнауны пропагандалаган һәм яшьләр арасында гармун эшләү осталыгын тапшыру буенча күпме хезмәт куйган дип атала бит!
Февраль аенда абзыебыз 96 яшен тутыра икән, сөбханалла. “Әле Җәмил абый җитез җилдәй йөгереп йөри. Узган ел азагында Уфа филармониясендә чыгыш ясап кайтты. Әле дә концертларда катнаша алам, дип ашкынып тора”, – дип белдерде Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Рәфкәт улы Әбсәләмов.
Язмам каһарманы – сугыш чорының тере бер шаһиты, аяклы тарих Җәмил абый Хәсәнов кебекләр арабызда бармак белән генә санарлык хәзер. Ләкин аларның һәрберсе кулыннан килгән хезмәте аша сафта торырга әзер. Илебез каршында бүгенге көндә торган сынауларны җиңеп чыгарлык физик көч һәм рух ныклыгына ия булу үрнәге булып тора андый кешеләр!
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы, Кандра авылы.