Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 февраль 2025, 05:10

Батырлыкны ил онытмый

Район хәрби комиссариатына чакырылган вакытка килеп җитте ул

Батырлыкны ил онытмыйБатырлыкны ил онытмый
Батырлыкны ил онытмый

 – Сезгә яңалык бар,–диделәр аңа бүлмәгә кереп, исәнлек-саулык сорашкач. 

 – Сугышта үлгән агай турында берәр хәбәр юктыр бит,– диде ул, башын күтәребрәк. 

 – Алар юк инде, ил өчен, бәйсезлек өчен сугышта һәлак булганнарның даны гына кайта, Назиф Сәлигаскәрович. 

Кәбиров, утырган урыныннан торып, ишекле-түрле йөреп алды. Сугышта алган җәрәхәтләр соңгы вакытта әллә нишләп үзләрен сиздерә башладылар. Госпитальдә ятканда ясалган операцияләрдән соң иреннәрендә калган авыр яра эзләре тартышыбрак куйдылар. Соңгы вакытта аларның үтә авыртуын бүлмәдәгеләргә артык сиздермәскә тырышты ул. Ә бит ул яралар кайвакытларда я үтереп сызлыйлар яки тегелгән урыннары шешә башлый. Төннәрдә күз йоммый чыккан чаклар еш кына булгалый. Әмма кешеләргә генә сөйләми, йөренеп алгач, сызлаулар беразга гына булса да җиңеләеп тора. 

– Сезгә хәрби орден кайтты,– диделәр аңа, урындыкка яңадан утыргач. 

– Орден?! 

– Әйе, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәсез. Менә Указ, рәхим итегез! 

Ул өстәлгә куелган кәгазьне кулына алды. Анда Бөек Ватан сугышында актив катнашкан, Туган илне саклаганда яраланган сугышчыларны орден һәм медальләр белән бүләкләү турында СССР Югары Советы Президиумы Указы күчермәсе иде. Исемлекнең иң башында аның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме ачык язылган. Кәбировның күңеле дулкынланды. Сүзләре тел очында гына торса да, барын да әйтеп бетерә алмады. Бары тик: 

–Рәхмәт, иптәшләр, онытмаган өчен. Ватан-ана сугышта катнашкан уллары һәм кызларының фронтта күрсәткән батырлыкларын бервакытта да онытмый шул. Сугыш тәмамланганга бик күп вакыт үтсә дә истә тота. Күрсәткән хезмәтнең, түгелгән канның бушка гына булмавын хәтергә төшереп тора. 

Сикәлтәле, карлы юлдан Аблайга кайтып җиткәнче дә ул шушы хакта уйлады. 1942 елны Назиф Кәбиров, сугышка җибәрүләрен үзе сорап, шушы юлдан әллә ничә мәртәбә Чакмагышка барды. Тик хәрби комиссариатта аның буена, язуларына карап: «Яшьсең әле, бераз үсә төш!»– дип кире борып кайтардылар. Әхнәф абыйсының Смоленский өлкәсе Тимпин районында фашист илбасарларына каршы сугышта батырларча һәлак булуы турында хәбәр килгәч, Назиф яңадан да хәрби комиссариатка китте. Бер яшькә үзен арттырып күрсәтүнең файдасы тиде. Бу юлы аны алдылар. Дөрес, шул елда ук алгы сызыкка җибәрмәделәр, алты ай полк мәктәбендә укыгач кына, аны вагоннарга утыртып, көнбатышка, көне-төне туплар гөрселдәве ишетелгән, ут-ялкынга чорналган якка озаттылар. Белоруссиядә 19нчы һава десанты бригадасында парашютчы булып хезмәт иткәндә дошманнарга каршы көрәштә тәүге мәртәбә сугыш чиркангычы алды Назиф Кәбиров. Атака вакытында немец окопларына барып җиткәч, кул сугышы башланды. Менә шунда ул коралын үзенә төзәп атырга гына торган немец солдатын аяк чалып екты да автоматыннан очередь биреп өлгерде. Ләкин арттан килеп аңа штык кадарга әзерләнгән фрицны күрми калды. Ярый әле һәрчак дуслашып бергәрәк йөргән Казан егете солдат Галимҗан өлгеррәк булып чыкты. Штык белән фашистның йөрәк турына кадаган. Менә шулай ул беренче алышта исән калды. 

Ә икенче алышларның берсендә, атакага барганда, Галимҗан дусын үлемнән ул алып калды. Ләкин үзенең кулбашына снаряд ярчыгы тиеп каты яраланды. Аны кыр госпиталенә озаттылар. Терелеп чыккач яңадан очраша алмадылар. 

 

Әле укучылар белән очрашуларда сөйләгәндә генә ансат сыман күренә ул. Ә теге вакытта бер дә җиңел булмады. Румынияне азат итү өчен барган алышлар бигрәк тә хәтергә нык сеңгән. 103нче гвардияче дивизиядә пулемет расчеты командиры итеп билгеләделәр аны. 

–«Максимка»ны кабул итеп ал!– диде командир аңа һәм урыс егете Бочарев белән чуваш егете Максимовларга күрсәтте.– Менә ярдәмчеләрең. 

Шул көннән соң алар аерылмас дуслар булып киттеләр. Поход вакытында пулеметны сүтеп, бүлгәләп йөрттеләр. Солдат тормышы шуның белән якын да бит ул. Береңнең кайгысы барыңны да борчылдыра, иптәшеңнең шатлыгы калганнарга да куаныч. Үзеңә ничек кенә авырлык килсә дә, иптәшеңне куркыныч хәлдә калдырмыйсың. 

 

* * * 

Кызыл Армия дошманны үз өненә таба куып, Венгрия җиренә килеп җитте. Кәбиров хезмәт иткән 103нче укчы дивизиянең 324нче укчы полкы Балатон күле янында каты сугышлар алып бара. Фашистлар чигенергә теләми. Көчле ныгытмалар артыннан безнең солдатлар өстенә туктаусыз ут яудыра. Совет гаскәрләре ныклы әзерләнеп, бер-бер артлы атакага күтәрелә. Кәбировларның пулемет көпшәсе дә уттай кыза башлый. Фашистларга баш калкытырга да ирек бирмичә пулялар сиптерә. 

–Молодец, Кәбиров, шулай кирәк аларга, тын алырга да бирмәгез кабәхәтләргә,– ди командир, Назиф янына килеп. 

Алда дошман траншеясе. Аннан фашист автоматчылары, атакага күтәрелеп, безнекеләргә таба ашыгып якынлаша. Кәбиров пулеметына яңа диск куя да ябырылып килгән дошман автоматчыларына күз сала. 

–Ну, дусларым, – ди Бочарев белән Максимовка карап,– Әйдәгез кирәкләрен бирик әле, иптәшләр. Җиребезгә нигә басып керүләренә үкенсеннәр әйдә. Без башламадык бу каһәрле сугышны. Алар үзләре вәхшиләрчә ябырылдылар да авылларны яндыра, шәһәрләрне җимерә башладылар. Бер гонаһсыз кешеләребезне юкка үтерәләр. Кирәкләрен алсыннар. 

Кипкән уч төпләренә әз генә төкереп алды да дошман гәүдәләренә төзәп, туктаусыз ут яудыра башлады. Та-та-та-та! Позициянең икенче башындагы урыс егете Николаев та пулеметыннан Назиф пуляларын кыйгачлатып дошманны кыйрата. Фашистларның берсе сөрлекте, икенчесе тәгәрәп китте. Кулындагы коралын ташлап, артка таба әйләнеп төшкәннәре, килгән якларына кире борылганнары да булды. Буталыш башланды. Күбесе ике ут сызыгын үтәлмичә кире артка йөгерде. 

– Әһә, кызумы?–диде Кәбиров, алар артыннан карап. 

Шулвакыт ерак та түгел җирдә дошман снаряды шартлап ярылды. Көчле һава дулкыны Назифны каядыр атып бәрде. Немецләр аның кайсы урыннан бик төгәл атып ятканын чамалап калганнардыр, күрәсең. Егылган җирдән торалмый яткан Кәбировка иптәшләре ярдәмгә килде. 

– Мине монда калдырып торыгыз, иптәшләр! –диде ул.–Пулеметтан атуыгызны, дошманны кыйратуыгызны дәвам итегез. Вакыт уздырмагыз. 

 

Балатон күле янындагы сугышларда дошманның зур гына группасын, чолгап алып, аларны тар-мар иттеләр. Күп кенә солдатлары әсир төште. Менә шушы алышларда күрсәткән кыюлыгы, иң кирәк вакытта сугышчыларга дөрес юнәлеш күрсәтеп, дошманны җиңүгә алып баруы өчен килде бүген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены Назиф Кәбировка. Командирлар штабка бу хакта язып җибәргән. Ә анда бу хәлне онытмаганнар икән. Сугыштан соң булса да хәрби орден үзенең хуҗасын менә шулай эзләп тапты. 

 

* * * 

Каты яраланса да, Кәбировның яшь йөрәге кабат алгы сызыкка омтылды. Ул яңадан пулеметы артына басты. Тагын да каты алышларда катнашты. 

Ул хезмәт иткән дивизия җиңүле адымнар белән Германия җиреннән атлый. Кәбировлар батальоны елганы беренче булып кичәргә дә, теге як ярда плацдарм яуларга һәм төп көчләр килеп җиткәнче аны тотып торырга тиеш. 

Төн караңгылыгында елгада уңайлырак урынны сайлап, тавыш-тынсыз теге якка чыга башладылар. Кәбировларга, дошман сизә калса, безнекеләрнең чыгуын пулемет һәм башка төр кораллар уты белән каплап торырга кушылды. Билгеле, фашистлар да йоклап ятмаган иде. Теге як ярга аяк басуга дошман бөтен төр коралларыннан котырынып ут ачты. Елгада су баганалары күтәрелде. Колак төбеннән пулялар өзлексез сызгырып, үтә башлады. Әмма Ватанны сакларга баскан кыю совет солдатларын алар гына туктата алмады. Сугышчан боерык бер иде. Дошманны килгән ягына кире куарга, тын алырга ирек бирмәскә! 

Пулеметлар янә эшкә кушылды, гранаталар бер-бер артлы дошман окопларына очты. Ә артиллерия каршы яктагы ут нокталарын берәм-берәм юк итә башлады. Кәбировлар төп көчләр килеп җиткәнче плацдармны дошманга бирми тордылар. Менә шунда куелган сугышчан приказны үтәүдә күрсәткән батырлыгы өчен командованиенең рәхмәте әйтелде аларга. 

Полк «эсэс»чыларны куып алга таба бара. Безнекеләр Берлинга якынайган саен дошман каршылыгын арттыра. Мәкерле яңадан-яңа планнарын кора. Алда – зур урман. «Эсэс»чылар аның эченә уңайлы урнашып алган да, безнең солдатларны якын да җибәрми. 

Командир бер төркем солдатларны үз янына чакырды. 

–Дошман хуторда ныгытмалар корып ныгынып алган, бронетранспортерлары да бар. Каршыдан атака ясап, җиңү авыррак, бик күпләр башын салачак. Моны булдырмау өчен разведкага барып, йомшаграк урынны белергә кирәк. 

Ул, «кемнәр үз теләге белән барырга әзер» –дигән кебек солдатларга сынаулы карый. Курыкмыйлармы, янәсе. 

–Үз теләге белән барырга теләк белдергән кыю гына биш-алты иптәш кирәк. 

Төркемдәге барлык солдатлар да алга омтылды. 

 –Мин барам. 

 –Мин. 

Теләк белдерүчеләр арасында Кәбиров та бар иде. Әмма командир, аларның җидесен генә сайлап, алларына хәрби бурыч куйды. 

Озак та тормый алар бер-бер артлы төн караңгылыгында дошман урнашкан якка таба кереп күздән югалдылар. 

 Разведчиклар группасы уңнан урап, дошман тылына үтә дә бер хуторга якынлаша. Йорт янында унлап машина тора. Берничә солдат сак кына алар янына барып, сакчыларын тавыш-тынсыз юк итә дә әрҗәләрен карыйлар. Андагы барлык тартмаларга да боеприпаслар төялгән. Яңа гына монда китерелгән булырга тиеш. 

Группа гранаталарын әзерли. 

– Барысын да шартлатырга, яндырырга!–дип приказ бирә разведчиклар командиры һәм, группаны икегә бүлеп, заданиене аңлата. Берсе бронетранспортерларга якынлаша, икенче төркем йөк машиналары ягына кереп югала. Тылда шартлау, ату тавышларын ишеткәч, немецларда паника башлана. Таң алдыннан безнекеләр һөҗүм башлый. Дошман ашыгып чигенә. 

 

Тик сугышта хәл тиз үзгәрүчән була бит. Көн урталарына таба фашистларга танклар ярдәмгә килә һәм гитлерчылар Кәбировлар батольонының сул як флангасын өзеп, тылга үтәләр. Кәбиров үз янындагы ярдәмчеләре Бочарев һәм Максимов белән шоссе юлы янына ятып, танклар артыннан ияреп килгән немец солдатларын «чүпли» башлый. Менә отделение командирының тавышы ишетелә. 

–Гранаталар әзерләргә! 

Ике танк кара төтенгә уралып туктап кала. Калганнары килүен дәвам итә. Аларның берсе Кәбировлар торган җирне кургаш яңгыры белән коендыра башлый. 

– Позицияне үзгәртергә кирәк, ана теге калку урынгарак күчик,–ди Бочарев. Тик пулеметны урыныннан кузгатуга Назифның муенын нидер көйдереп үткәндәй була. Тәүдә моңа игътибар итми. Берничә минуттан авызына кан тула. Хәлсезләнә башлый һәм, аяклары сыгылып, җиргә утыра. 

Дошман килеп туган өстенлектән файдаланып калырга тели. Танклар каушап калган солдатларны изәргә, юк итәргә ашыга. Менә алдагысы якындарак тукталды. Люгы ачылып, берсе эчтән чыкты. Якынлашып беткән икенче танк астына гранаталар бәйләме ыргытырга торган Назифка икенчесе арттан килеп автоматыннан атты да аягы белән тибеп җибәрде. Кәбиров аңын югалтты. Исенә килгәндә ул госпитальдә иде инде. 

Кәбиров Назифны иптәшләре сугыш кырыннан алып чыга. Ул күп кан югалта. Ә дошман барыбер әллә ни ерак китә алмый. Шул урман эчендә үзенең үлемен таба. Кәбировка аткан фашист та танк янына барып җитәргә ике адым калгач, Бочарев пулясыннан борынын җиргә төртә. 

Кәбиров Германия, Венгрия, Австрия госпитальләрендә дәваланып, Баден шәһәрендәге операцииядән соң аякка басканда безнең кызыл флаг рейхстагта җилферди иде инде. 

* * * 

Сугыш кырларында курку белмәс кыю солдат авылга кайткач та хезмәт фронтына чума. Басуларда иген үстерә. Җиң сызганып төзи башлый. Дәһшәтле сугыштан исән-имин кайтуына шатланып эшли. 

Соңрак Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. Кайтканда кулында агроном дипломы иде инде. Эшкә башлау белән иген чәчеләчәк җирләрне яхшы итеп эшкәртүгә игътибар итте ул. Чөнки Чатра елгасы буендагы һәм Бәшәр карт басулары уңдырышлы туфракка бай булса, Көсәкәй басулары, Торабай чокырлары янындагы җирләр ашламаны күбрәк сорый иде. Бер басу тирәнрәк сөрелсә, икенчеләрен әз генә саерак эшкәртергә кирәк. Бу хакта бар механизатор белән дә нигезле итеп сөйләшергә, ничек кирәклеген аңлатырга кирәк. Кыш җитсә, алар өчен хуҗалык бригадаларында агрономияне өйрәнү түгәрәкләре оештырырга, фән нигезләре белән тирәнрәк таныштырырга туры килә. Дәрестә ул аларга чәчү әйләнеше, туфракның структурасы, ашламаларның әһәмияте турында сөйләде. Механизаторлар бик теләп йөрде аның дәресләренә. Шулай өйрәтүләре буенча бик яхшы эшләде уңган игенчеләр. Күпләре макталды. Кайберләре тырыш хезмәтләре өчен бүләккә лаек булды. Авыл хуҗалыгы тармагында яхшы эшләгәне өчен Назиф Кәбировның үзенә дә 1968 елда ук «Башкортстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде. 

* * * 

Бөек Ватан сугышы ветеранын халык һәрвакыт ихтирам итте. Сөйләгәненә ышанды. Биргән киңәшен йөрәгенә якын итеп алды. Колхозда партия оешмасы зур һәм авторитетлы көч булып эшләгәндә Назиф Кәбиров коммунистларның алыштыргысыз җитәкчесе булды. Озак эшләде ул бу вазифада. Иптәшләренең ышанычын аклады. Нинди генә эш кушса да, колхозчылар җиренә җиткереп үтәде. 

Үзе дә кул кушырып кына тормый.Ул әле җыелышта сөйләү өчен әзерләнә, я яшьләр белән ничек эшләргә план төзи. Колхоз рәисе ераккарак командировкага киткәндә урынында эшләп торырга аны калдырып тора. Ул район гәзитенең актив хәбәрчесе дә булды. Хуҗалыктагы эш барышы, хезмәт батырлары турында сурәтләмәләр язды. Бөек Ватан сугышы ветераннары тормышын матбугатта даими яктыртты. 

 Назиф Сәлигаскәровичның тыныч хезмәттәге эшен дә Туган илебез югары баһалады. Хәрби бүләкләре янына Хезмәт Кызыл Байрагы ордены өстәлде. 

 Чәчләренә кырау төшә башлаган, озынча буйлы, ачык карашлы Назиф Кәбиров хезмәт фронтында да һәрчак колхозчылар арасында булды. Берәүләргә яхшы киңәш бирде, ялкауларны кисәтте. Аның сүзләрен ишеткән һәркем дөрес юлга басарга тырышты.

Танылган язучы, журналистлар остазы, Чакмагышның "Игенче" редакциясе каршындагы "Чакмагыш чаткылары" әдәби берләшмәсен оештыручы Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Без кичергән кырыс заман" китабыннан(214-220 битләр).

Батырлыкны ил онытмый
Батырлыкны ил онытмый
Автор:
Читайте нас