Чарада зур кунаклар буларак, оешма җитәкчесе Люция Вафина, Уфа шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Фәйрүзә Шәһәбетдинова, Бакалы һәм Илеш районнары буенча “Ак калфак” оешмалары җитәкчесе Рәсимә Шәйдуллина һәм шушы ике күрше районнардан абруйлы кунаклар катнашты.
Бакалы районы татарлары җәмгыяте рәисе Илнур Гыйззәтуллин, Илеш районыннан “Сәрбиназ” ансамбле җитәкчесе Зинфира Шаемова, кунаклар Резеда Мәрдәнова, Равил Шаемов, Бакалы район телевидениесе директоры Ильяс Шәйгарданов, Яңа Катай авылы биләмәсе башлыгы Булат Садыйков, “Умырзая” татар хатын-кызлар ансамбле вәкилләре белән очрашу балаларга зур дөнья ишекләрен ачуга тиң булды. Укучы егетләр-кызлар үзләре өчен күп яңалык алды.
Исеме әйтеп торуынча, чара Туган илгә тугрылык, Ватанга мәхәббәт, туган телгә ихтирам турында әңгәмә, шул тематикадагы шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Шул изге юлда туктаусыз эш алып баручы апа-абыйлары белән очрашу, Катай авылы турында кыскача мәгълүмат тыңлау укучылар өчен мавыктыргыч булды.
Катай авылы кешеләре дә, Бөек Ватан сугышында катнашып, зур батырлыклар күрсәткән. Каһарман авылдашлары, разведчик, өлкән сержант Хәләф Имамовның батырлыгы турында бәян ителгән истәлекләр барлык кунакларга да тирән тәэсир итте.
1916 елда шушы авылда туып-үскән Хәләф Имам улы 1939 елда армиягә алына. Разведчиклар ротасында хезмәт итүче егет күп батырлыклар күрсәтә. 1945 елның көзендә туган якларына кайтканда аның күкрәген бизәп торган Кызыл Йолдыз ордены (2), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (2), Кызыл Байрак ордены (2), “Батырлык өчен” медале кебек югары дәүләт бүләкләре шул хакта бәян итә.
Бүген дә күп ир-егетләребез алгы сызыкта корал белән явыз ниятле дошманга каршы басты. “Ватанны саклаучылар елы”, “Махсус хәрби операцияда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм” елы турында кыскача аңлатып киткән өлкәннәр чыгышын укучылар игътибар белән тыңлады. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнүче Ватаныбызда һәр каһарманны, һәр солдатны искә алырга тиешбез. Укучылар бу чарада фронтовик–шагыйрьләрне, аларның батырлыгы турында бәян итеп, шигырьләрен искә төшерде.
Муса Җәлил. Фашистларда тоткынлыкта да баш имәгән каһарман шагыйрьнең тууына 15нче февральдә 116 ел тула. Аның батырлыгын һәм мәңгелек шигырьләрен искә алдылар. Раепов Руслан – “Тупчы анты”, Әхмәтова Әдилә “Карак песи” шигырьләрен яттан укыды.
Шундый ук батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарман шагыйребез Фатих Кәримнең иҗаты да яңгырады. Алинә Әсәдуллина шагыйрьнең “Ватаным өчен”, Раепов Рәмил “Илең турында уйла” әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды. Әдәби мизгелләрне Дамир Заһиров – “Туган тел”, Риназ Аһмалов – “Ак чәчәкләр” (Һади Такташ), Айсылу Әхмәтова “Мирас”шигыре, Салихова Таңсылу батырлык, туган тел, туган ил турында мәкальләр белән баетты. Алинә Әсәдуллина “Туган як”, Риназ Аһмалов гитарада уйнап –“Уфтанма”, Данияр Заһиров “Минем кадерлеләрем” җырларын башкарды. Таңсылу Сәлихова синтезаторда уйнап, бәйрәм залын моңнарга чорнады.
Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”ы үзенчәлекле йогынты тудырып, ике буын очрашкан урында җылы аралашу, бик тансык мохитне баетты. Өлкән кунаклар да бу илһамлы минутларның, укучылар белән очрашу форсаты биргән бу мизгелләрнең тәрбия эшендә, киләчәк өчен мөһим булуын белдерде. Махсус хәрби операция турындагы сүзгә аерым вакыт бирелде. Яуда һәлак булган Алмаз Мусинны хөрмәт белән искә алдылар. “Умырзая” төркеменең чыгышы, оекбаш бәйләү күренеше, балаларның “Солдатка хат” укулары чараның уйландырырлык, киләчәктә матур нәтиҗәләр бирерлек чара булын күрсәтте. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Гөлсинә ШӘМСЕТДИНОВА.