Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 гыйнвар 2025, 15:00

“Хәтер мәңгелек”

Кадерле дуслар! Быел дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тула! 1941-1945 елларда дәвам иткән бу канкойгыч сугыш турында илебез халкы беркайчан да онытырга тиеш түгел һәм оныта да алмас. Ул сугыш һәр йортка, һәр гаиләгә керде, югалтулар, гомерлек кайгылар алып килде, сансыз күп, бер гөнаһсыз сабыйлар гомерен кыйды, ятим итте, ачлык, ялангачлык белән җәфа чиктерде, бәләкәйдән үк сукасабанга җигелеп, уеннарны оныттырып, бала чактан ук эшләп, җан асрарга мәҗбүр итте, балачак шатлыгын йотты...

Куркыныч коралланган фашист илбасарларына каршы баскан, балалары, оныклары тыныч күк йөзе астында бәхетле яшәсен, дошман илгә үтеп кермәсен дип, тынычлык өчен гомерләрен биргән, бик бәхетлелеләре генә туган якларга исән әйләнеп кайткан карт картәтиләрегез ул, балалар! Тылдагы бөтен авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, ул сынаулы елларны кичкән кешеләр – ирләре эшенә җигелгән, Җиңү өчен бөтен сәламәтлеген, гомерен биргән карт картәниләрегез ул, дусларым! Бүген бик-бик аз инде ул сугышны, тыл авырлыкларын кичкән әби-бабайларыбыз. Без аларны хөрмәт итәргә, булдыра алган кадәре игътибар бүләргә бурычлыбыз. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрегез, абыйларыгыз, апаларыгыз шундый ук куркыныч дошманга каршы басты. Алар картәтиләре эзеннән, аларның эшен дәвам итә. Кара уйлы дошман сезнең матур киләчәкне җимерә алмасын, якты тормышыбызга кара таплар кертмәсен өчен үз гомерләрен дә кызганмый. Без бүген нишли алабыз? Безнең бурыч – батырлар турында онытмаска! Каһарманнар турында язарга, сөйләргә, истәлекләр барларга тиешбез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Хәтер мәңгелек” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итәбез. “Чаткылар”да сезнең иншаларыгызны, сурәтләрегезне көтеп калабыз. Бәйге ел ахырына кадәр дәвам итә. Һәркайсыгыз үзенең кадерле әби-бабалары турында тагын бер хәтерне яңартып, истлекләрне мәңгеләштерүгә актив кушылыр дип ышанабыз. Сездән эшләр көтәбез.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас