Бөек Җиңүгә - 80 ел
9 гыйнвар 2025, 13:45

Кара икмәк кадере

Бу мәкаләне языр алдыннан бик күп уйланып йөрергә туры килде. Ни өчен дигәндә, 90 елларда СССР системасы таркалып, аның урынына, халыкны алдап булса да, Советлар Союзының сыныгына да тормаган БДБ (СНГ) игълан иттеләр.

Юк, бүген сүз кире иске җәмгыятъкә кайту-кайтмау турында бармый. Бу мөмкин дә түгел. Авыл хуҗалыгы тармагын гына алганда да еллар буена яшәп килгән һәм искергән тракторлар һәм комбайннар урынына нинди көчле авыл хуҗалыгы машиналары килде. Бу тракторларда һәм комбайннарда эшләгән механизаторларга уңайлы шартлар тудырылган: кабинада температура торышы үзе көйләнә, тузан керми, техника көчле. Шуңа ул эшләгәндә җырлап кына бара. Хәзерге чөгендер комбайннары үзенең бункерында чөгендерне җыеп та бара, аны өемгә дә бушата, эшләрне тәүлек әйләнәсенә алып барып була, явып торган яңгырларны да сизми.

Илленче елларга кадәр үзйөрешле комбайннар бөтенләй булмаган. Алар урынына тракторга тагылмалы комбайн (ПС63, ПС64) булган, аның башында бер-ике кеше, ашлыкны капчыкларга тутырып, җиргә ыргытып барган. Аларны соңыннан атлар белән җыеп алып келәтләргә ташый торган булганнар. 1954 елларны безнең Әлшәй якларына Курган өлкәсеннән үзйөрешле комбайннар белән уракка ярдәмгә килгәннәр. Минем әтием 1947 елны армияга алынып, 1954 елны гына кайта. Бу вакыт эчендә ул автомобиль йөртергә таныклык алып, биш елдан артык машина йөреткән була. Әмма үзйөрешле комбайн сүзен ишеткәч, ул безнең Буданъяр авылы егете Газизов Идрис абыйга ияреп, Дәүләкәнгә комбайнчылар курсына укырга китә. Егетләрне әзерләгәч, Курган өлкәсеннән килгән механизаторларга комбайн ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Көзге урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләгәч, комбайннарын безнең әти6 ләргә тапшырып, курганлылар кайтып китә.

Газизов Идрис Хөсәен улы Әлшәй районы Гәйнәямак авылында гади крестьян гаиләсендә 1921 елның 15 августында дөньяга килә. Барлык авыл малайлары кебек үк, бала чагы Дим елгасында су кереп, тугайда шомырт ашап, чирәмдә аунап үтә. 1924 елны бу гаиләдә икенче малай – Сөләймән туа. 1927 елны Буданьяр авылына нигез салына, аларның гаиләсе шунда күченеп килә. Бу вакытка инде Хөсәеннең хатыны вафат була, озакламый Хөсәен Гөлнәзирә дигән кызга өйләнә һәм гаиләдә тагын 4 бала – кызлары Рауза, Миңнур, Тәнзилә һәм улы Әсхәт туа.

1941 елның 17 маенда Идрис Газизов Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм яшь солдатлар төялгән эшелон Украинага юллана. Хмельницк өлкәсенең Гайсино шәһәренә килеп җитәләр. Артиллерия полкында уку дәресләре башлана. Яшь солдатлар өйрәнеп тә җитә алмый, Бөек Ватан Сугышы башланып китә.

Тәүге көннәрдә бигрәк тә авыр була, 263 солдатка – бер винтовка, һәр винтовкага 3 патрон туры килә. Ә немец гаскәрләре баштанаяк коралланган була. Аларның солдатлары мотоциклларда, велосипедларда һәм бронетехникада хәрәкәт итә, шуңа күрә немецлар югары тизлектә һөҗүм итәләр һәм алга таба баралар.

Идрис Газизов хезмәт иткән частьлар беренче көннән үк бомба астында кала, хаос башлана, гаскәрләр белән идарә итәргә командирлар җитешми, артиллериягә снарядлар җитешми, бөтен яктан да немецлар килә. Шундый шартларда да Идрис Газизов үзе кебек өч сугышчы белән немецләрнең тозагыннан котылып, үзләре кебек үк качып йөргән кызылармеецлар белән очраша. Кием-салым хәстәрләргә, корал юнәтергә һәм немецлардан яшеренеп яшәргә урын да табарга кирәк була. Озакламый алар берләшеп, Житомир өлкәсенең Велика Чернявка авылыннан ерак түгел Киев-Шепетовка тимер юлында диверсия оештыралар: төнге караңгылыктан файдаланып, башта сакчыларны юк итәләр, ә аннан соң тимер юл составын шартлаталар. Станциядә торган составның вагоннарында авиация бомбалары төялгән була, шартлау нәтиҗәсендә бөтен составлар бер минут эчендә күккә оча. Станция урынында олы һәм тирән чокырлар хасил була. Соңыннан алар җир асты сулары белән тула, тимер юлын ремонтларга комачаулыйлар. Бу хәлләрдән соң котырынган немец солдатлары очраган һәркемне эләктереп, урындагы төрмәләргә ябалар, сорау алулар башлана. Бигрәк тә читтән килгән һәм ха6 лыкка таныш булмаган кешеләрне күбрәк эләктерәләр. Алар арасында Идрис Газизов та була. Аны иптәшләре белән берлектә полиция бүлегенә алып киләләр. Монда инде сорау алу бик каты була. Кулга алынганнарны ерткычларча кыйныйлар, көннәр буена ашарга азык, эчәргә су бирмиләр. Менә шунда кара икмәк һәм эчә торган суның тәмен мәңге онытмаслык итеп хәтерендә калдыргандыр Идрис Газизов. Ерткычларча тукмап, көндә сорау алганнан соң аларны Бердичев шәһәренең төрмә камераларына ябалар. Эшкә яраклыларын станциядәге зур чокырларны күмәргә һәм дамбалар төзергә эшкә куалар.

Күпмедер вакыт үткәч, төрле эшләрдә җигәр өчен әсирләрне Германиягә җибәрергә булалар. Йөк вагоннарына төяп, Германиягә җибәрә башлыйлар. Әсирләр, сүз берләшеп, состав Украина территориясендә чакта качарга булалар. Кузгалып киткәндә поезд әкрен генә тизлек җыя. Шул вакыт эчендә берничә кеше вагон стенасындагы такталарны сындырып тишәләр һәм бер-бер артлы сикерешә башлыйлар. Әмма сакчылар сикергән кешеләрне шәйләп калалар һәм аларга ут ачалар. Пуля Идрис Газизовның тез буынына эләгә. Качып котылалар котылуын, әмма аның тез башы шешә башлый, температурасы күтәрелә. Чираттагы бер авылда Ганна исемле яшь кыз яраланган Совет солдатын иске-москы киемнәр киендереп, ашатып һәм иптәшләре килеп алганга кадәр карарга риза була.

Соңыннан партизаннар Ганнаны эзләп табалар һәм Идрис Газизовны үзләренең отрядына алып кайталар. Аннан инде Совет гаскәрләренә тапшыралар һәм Саратовтагы хәрби госпитальгә дәваланырга салалар.

1944 елны Идрис Газизов инвалидлык нигезендә армиядән демобилизацияләнә. Солдат сугыштан кайта. Тирә6якта җимереклек, ачлык6ялангачлык, ирләр барысы да фронтка китеп беткән, авылда – бары тик хатын6кызлар белән бала6чагалар гына. Картырак бабайларны да хезмәт армиясенә алып киткәннәр. Әтисе Хөсәен Газизов белән Гадиев Шәкүр дә Ырынбур өлкәсендәге Тоцк лагерында шахтада булалар. Әтисе Хөсәен тәмам хәлсезләнеп үләр чиккә җиткәч, Идрис аны ат белән, атасын барып ала. Шөкер, кайткач, яхшырак ашау, ял файда биргәндерме, әтисе терелә. Хөсәен дә, Гадиев Шәкүр дә 90 яшькә кадәр гомер иттеләр. Кулларыннан килгәнчә колхозга ярдәм иттеләр: атлар карадылар, уңыш җыярга читән үрделәр, аркан иштеләр.

Эшче куллар җитешми. Бераз яралары төзәлгәч, Идрис Газизов култык таяклары ярдәмендә генә йөрсә дә механизатор булып колхозга эшкә чыга. 1954 елны Дәүләкән шәһәрендә курслар тәмамлап, комбайнер һөнәрен үзләштерә.

Бертуганы Сөләймән дә 1942 елны Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ул Волхов фронтындагы каты сугышларда катнаша, сержант дәрәҗәсенә күтәрелә, ләкин 1944 елны “хәбәрсез югалган” дигән хәбәре килә.

Укып чыккач Идрис яңа үзйөрешле комбайнга утыра һәм бик зур теләк белән эшли башлый.

Тыныч тормышның кадерен белеп, эшкә җанын-тәнен биреп эшли ул. Ни дисәң дә, кара икмәккә тамак тук. Үз эшендә Идрис техника өлкәсендә булган яңалыкларны киң куллана, үзе дә рационализатор тәкъдимнәре кертә, эш шартларын җиңеләйтүгә зур өлеш кертә. Эшли-эшли коллективта абруй яулый һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә булырга тырыша. Берничә кабат район советы депутаты итеп, шулай ук халык судында катнашучы итеп сайлыйлар үзен.

Сугыштан соң матур гаилә корып, хатыны Әкълимә белән 7 бала үстерәләр. Олы кызы Хәтимә урта мәктәпне тәмамлагач, әтисе белән бергә комбайнер ярдәмчесе булып эшләде. Ул авылда гына да түгел, ә, бәлки, районда хатын-кызлар арасында беренче комбайнер булгандыр. Уңган, тырыш кызны тиздән колхозның иң алдынгы комбайнеры Марат Гатауллин кәләш итеп алып китте. Калган балалары да тырыш, тәртипле булдылар, үз гаиләләрен корып, матур балалар үстерделәр. Алар арасында авыл хуҗалыгы белгечләре, полиция хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре бар.

Авыл хуҗалыгына берсеннән-берсе көчлерәк техникалар, яңа комбайннар кайта. Сигезенче бишьеллык планнары ике тапкырга арттырып үтәлә. Ашлыклар шул чаклы зур уңыш бирә ки, комбайннар тулып, күп вакыт басуларда машина көтеп утырырга туры килә. Идрис Газизов машина көтеп утырып арыгач, комбайны белән ашлыкны үзәк ындыр табагына кайтарып бушатырга була. Ул токка кайтып кергән мәлдә чираттагы тикшерү белән колхозга райком секретаренең кара “Волга”сы килеп керә һәм беренче секретарь:

– Бу комбайн нишләп монда йөри, нигә ул басуда түгел, нигә ашлык суктырмый? – дип сорый.

– Ашлык ташырга машина җитешми! – дип җавап бирә Идрис Газизов, һәм күп уйлап тормыйча беренче секретарьнең машинасы алдына ашлыкны өеп бушата да тизрәк басуга чыгып китә.

Бу ЧПдан соң ниндидер чаралар күрелгәндер, әлбәттә, әмма Идрискә башка машина эзләп йөрергә туры килми. Ул үзенең СК64 комбайнында шул елны 10000 центнер ашлык суктырып, Әлшәй районы комбайнчылары арасында социалистик ярышта беренче урынны алып, Ленин Ордены белән бүләкләнә.

Шулай итеп, пенсиягә чыкканчы Идрис Газизов Әлшәй районы “Искра” колхозында хезмәт итте. Коммунист буларак, пенсиягә киткәч тә бәләкәй авылда тегермән корып, мал-туарга он үткәреп, халык ихтыяҗларын үтәде. Бәләкәй тракторның арткы тәгәрмәченнән әйләнә торган циркуль-пилорама корды. Корылма гади генә булса да, бөтен халык шунда такта ярып, урам коймаларын яңартты, абзар-кураларын яңадан тергезеп, башларын шифер белән япты. Кышкы озын төннәрдә, колхоздагы эшләрдән бушаган вакытында бинада малларга салам парландырды, бернинди кыенлыкларга карамастан, йорт эшләрен дә актив алып барды. Соңгы көнгә кадәр сыер, вак маллар, кош6корт асрады алар. Бакчада – бәрәңге, кыяр, помидор, кишер, чөгендер, кәбестә, җимеш бакчасында алмалар һәм башка төрле җимеш агачлары гөрләп үсте.

2008 елның август аенда ветеранның йөрәге тибүдән туктады. Әлшәй районы хәрби комиссариаты ветеранның каберенә обелиск куйды. Күп еллар үтсә дә, балалары әтисенең каберенә юлны онытмый, һәрвакыт тәртиптә тоталар.

Сугышта үлми, суда батмый, алган яраларыннан сыгылып төшми, ачлыкка-ялангачлыкка бирешми, тәмуг утларыннан да исән калганына шатланып, тыныч тормыш төзеп, балалар үстереп, иң изге һөнәр – икмәк үстерү белән шөгыльләнде Идрис Газизов.

Фәнүз ШӘГАЛИЕВ,

Авыл хужалыгы фәннәре кандидаты, БР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы.

Фотосурәттә: Ленин ордены кавалеры, комбайнчы Идрис Газизов.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас