Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 Января 2025, 16:15

Каһарман якташыбыз эзеннән

Бөек җиңүнең 80 еллык юбилеен каршыларга җыенганда данлы тарих битләрен актарабыз. Илебез иминлеге өчен көрәшкән батырларыбызны кабат барлыйбыз.

Мин, былтыр 1-10 декабрьдә үткәрелгән "Мөҗәй марафоны"нда катнашып, җиңү яуладым.

Марафон проектының авторы– төбәкара "Илһам" әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, дөньякүләм әдәби марафонының алтын әйдәманы, икътисад фәннәре кандидаты Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова. Ул якташыбыз Мөҗәһит Хәйретдин исемен мәңгеләштерүгә күп көч салган Аңа багышлап, дистәләгән китаплар язган, музеен ачкан.

Марафонда катнашкан һәр кеше 10 көн буена Бөек Ватан сугышы каһарманы тормышы һәм иҗаты турындагы сорауларга җавап бирергә тиеш иде.

Бу көннәрдә аның тормыш юлы, хәрби хезмәте турында бик күп мәгълүматлар тупланды, аның әсәрләре, эзләп табып,тикшерелде, бәһа бирелде. Соңгы көнне легендар батыр исеменнән киләчәк буынга хат язылды. Мин язмаларымны шигырь юлларына да салдым. Бу көннәрдә үземдә югары рух күтәренкелеге һәм иҗатымда илһам балкышы тойдым.

Кем ул Мөҗәһит Хәйретдинов?

Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов – шагыйрь, прозаик.

Ул Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче.

Аның исемен яшь буын белергә тиеш. Ул безгә якташыбыз буларак та бик якын.Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төрекмән авылында 1901елның 26 мартында туа.

Ике шигырьләр китабы, күп мәкаләләре, башлап куелган романы аның әдәби мирасы өлгеләре булып саклана.

Хәйретдин Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып, дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ул полковник дәрәҗәсенә үрләтелә.

Ләкин 1942 нче елның җәендә, Харьковка һөҗүм вакытында, Xәйретдинов Мөҗәһит командалык иткән 789 нчы полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул исәптән полковник Xәйретдин Мөҗәй дә фашистлар кулына эләгә. Аны, башка совет әсирләре белән бергә, Германиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Аңа "Самсон" кушаматы бирәләр. Ләкин 1943 нче елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена җибәрәләр.

Дахау – үлем лагере. Монда Германия властьлары өчен иң куркыныч дип саналган коммунистлар, социалдемократларны ябалар.Ул политик тоткыннар лагере булып санала. Электр тогы үткәрелгән чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратылган койма, янында гына тирән чокырлар казылган, таш стенаның 7 башнясында кораллы сакчылар этләр белән сакта торалар. Янында газ камералары, крематорий биналары. Дахау, ерткычлыкның, вәхшилекнең дөньяда күрелмәгән бер җире булып, тарихка кергән. Тоткыннарны ачка интектерү, җәзалауның куркыныч алымнарын куллану, кешедә төрле даруларны, чирләрне тикшереп карау, газ камераларында тончыктыру, тереләй яндыру, тәннәрен кискәләү, каннарын суырып алу — берсе дә калмаган.

Мөҗәһит барлык җәзалауларга да түзә: туган илен, иптәшләрен сатмый. Авыргазы районыннан В.М.Бикташев аны җәзага алып киткәнче күрә.Ул ярымүлек хәлендәге Мөҗәһитне танымый да тора. Күзләре шешенгән, башы тишелгән, бөтен җире кара янган, тешләре коелган, уртлары каерылган, чәчләре яндырылган, аяк итләре кискәләнгән, түшенә, кыздырып, фашист тәресе бастырылган... Ул иптәшенә адресын әйтә, Туган илгә тугрылыгын туганнарына җиткерергә куша, ике шигыре язылган бер кисәк кәгазьне дә бирә. "Кичер, илем" һәм "20 гасыр вәхшиләре" шигырьләре Туган иленә кайта. Озак газаплаулардан соң, үлемгә хөкем ителә. 1944 нче елның 4 нче сентябрендә фашист палачлары атып үтергән Дахауның 92 тоткыны арасында 10301 номерлы тоткын — шагыйрь, язучы, совет офицеры полковник Хәйретдин Мөҗәй дә була. Алар рух ныклыгы күрсәтәләр. Илгә, хәрби антка тугры калалар.Үлем алдыннан алар "Интернационал"ны башкаралар. Гәүдәләрен крематорийда яндыралар.

Ул тоткынлыкта да каләмен кулдан төшерми. Көндәлек алып бара. Шигырьләр дә яза.

Шагыйрь үзенең шигырьләрендә Туган илгә тугрылыгы, туган ягын сагынуы турында язып калдыра.

Мин дә шагыйрь кичерешләрен, үз йөрәгем аша үткәреп, аңларга тырыштым. Күңелемдә шигырь туды.

КОШЧЫК

Чәнечке тимерчыбыкта

Кошчык утыра.

Тоткында булмагач үзе,

Ул сайрап тора.

 

Әллә туган илкәемнән

Хәбәр китердең?

Туып, үскән якларымнан

Сәлам җиткердең?

 

Мин дә, сайравыңны тыңлап,

Тауларга менәм,

Ык буйларын, Төрекмәнне

Биектән күрәм.

 

Нарыштавым куйган миңа

Очар канатлар.

Хыялларым балачакны

Урап, кабатлар.

 

Якыннарым бар да янда –

Шатлыгым арта...

Очып китәм инде, дисәм,

Богаулар тарта.

 

Кошчыгым, сизенеп микән,

Очты да китте.

Татлы хыяллар дулкыны

Күңелгә чиртте.

 

Тиздән туган якларына

Кош очып китер.

Кошкаем! Минем сүзләрне

Илемә җиткер:

 

— Кайталмасам туган җиргә,

Туган ил, кичер!

Кичер!

Мин марафон көннәрен зур рух күтәренкелеге белән үткәрдем. Чөнки берничә ел аның исемен йөрткән әдәби иҗат берләшмәсендә торам, 2021 ел лауреаты исеменә һәм аның медалена лаек булдым. Марафон безне бер максат белән берләштерде – аның көрәш юлын, иҗатын барладык. Күпме метериал тупладык!

Мин үзем дә күпкә үзгәрдем. Тормыш ваклыкларыннан читкәрәк китәргә тырыштым, үземнең яшәгән гомер юлымны да барладым. Ниләр эшләдем, кайчан рухым сынган чаклар булды, мине искә алучы булырмы? Бу көннәрдә миндә илаһи бер илһам балкышы булды. Көн саен Мөҗәһиткә багышланган шигырьләр яздым. Хәзер аның турында 12 шигырем бар. Тормыш, яшәү мәгънәсе турында шигырьләрем туып торды. Рәхмәтем чиксез!!! Чын йөрәктән РӘХМӘТ марафонга.

 

Мин атладым Мөҗәй эзеннән

Һәм үземә рух ныклыгы алдым

Аның язган һәрбер сүзеннән.

 

Бу көннәрдә үзем түгел идем

– Тормыш ваклыкларын күрмәдем.

Яшәештән олы мәгънә эзләп,

Яңа баскычларга үрләдем.

 

Үз-үземә җитди сорау бирдем:

Ниләр кылдың Ватан хакына?

Син сөекле була адыңмы соң

Туган җирең, газиз халкыңа?

 

Уйга калдым кайчак, аны уйлап,

Түзә алыр идем микән сынауга?

Тик барыбер җавап табалмадым

Үтә җитди, авыр сорауга.

 

Мөҗәй кебек батыр, көчле затлар

Сирәк кенә Җиргә туадыр.

Батырлыкның эталоны булып,

Безгә үрнәк булып торадыр.

 

Кайчагында тормыш куйган сынау

Мәңге үтелмәслек тоела...

Шул чагында Мөҗәһит образы

Пәйда булыр минем уемда.

 

Аның иҗатыннан очкын алып,

Илһамыма учак ягармын.

Йокымсырап яткан күңелемә

Сүнмәс рухтан көчләр табармын.

 

Белә идем батыр якташымны,

Бераз таныш иде иҗатың.

Кая инде?! Күпне белмәгәнмен...

Кая куйым икән оятын?

 

Кирәк миңа, бик тырышып,

Иҗат хазинәңне эзләргә.

Аннан аны энҗе-мәрҗәннәрдәй

Саклык белән генә тезәргә.

 

Мөҗәй марафоны тәмам булды...

Күңел никтер бераз сагышлы...

Мине шундый серле хисләр били

Озатканда дусны, танышны.

 

Юк,юк! Һич тә хушлашмыймын.

Синең эздән әле барасы.

Музееңны барып күреп,

Һәйкәлеңә чәчәк саласы...

...Тормыш сабаклары аласы.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас