Барлык яңалыклар
Фотогалереи
15 Май , 12:47

12 кыргый хайван тәгәрмәч астына эләгеп үлгән

Мондый юл фаҗигасендә гаепле водительгә штраф карала.

Экология министрлыгы.
Экология министрлыгы.

Башкортстанда 2022 ел башыннан алып, автомобиль тәгәрмәче астына эләгеп, 12 кыргый хайван үлгән. Аларның 6сы – кыр кәҗәсе, 5есе – поши һәм бер аю.

Республиканың экология министрлыгының бүлек җитәкчесе Глеб Егоров сөйләвенчә, бездә ел саен кыргый хайваннар белән уртача 60 тирәсе юл-транспорт фаҗигасе теркәлә.

“Авария нәтиҗәсендә гадәттә терлекләр үлә, ә водитель һәм пассажирлар төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Ни кызганыч, кайсыбердә кешеләрнең дә гомере өзелә”, – ди ул.

Әгәр мондый юл фаҗигасендә водитель гаепле икән, аңа штраф карала. Поши үлгәндә водительгә 80 мең сум күләмендә, кыр кәҗәсе үлсә – 40 мең сум, кыр дуңгызы үлгәндә – 30 мең сум, аюның гомере өзелгәндә 60 мең сум штраф салына, дип кисәтәләр министрлыктан.

Кыр хайваннары белән юл-транспорт вакыйгасына юлыксагыз яки аның шаһиты булсагыз, 112 номеры буенча бердәм диспетчер хезмәтенә, яки +7 (347) 218-04-30 номеры буенча Экология министрлыгына хәбәр итәргә кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в