

Белоретта бер урам, арабыздан вакытсыз киткән яраткан җырчыбыз, Башкортстанның халык артисты Вәсилә Фәттахова исемен йөртәчәк.
Белорет хакимияте хәбәр иткәнчә, яңа урам инде адреслы реестрга кертелгән - ул шәһәрнең яңа микрорайоннарының берсендә урнашачак.
Вәсилә Фаттахова белән интервьюдан өзек:
«…Тормыш тагын да явызрак булып чыкты, 18 яшем тулгач, фаҗигале рәвештә әнием үлде. Монда инде бөтенләй дөнья беткәндәй булды. Хыялым – Мәскәү яисә Казан консерваториясенә укырга бару иде, ә мондый хәлдән соң – кая инде! Сеңлемә 9 яшь, ике ятим бала торып калдык. Ничек кенә авыр булса да, моны сеңлемә күрсәтмәскә тырыштым, бик елыйсым килсә дә, түздем. Чөнки мин апа кеше, сеңлем миннән үрнәк ала. Белоретта яшәргә калырга булдык, миңа бер-ике җирдән эш тәкъдим иттеләр. Әмма Уфадагы туганнар күченеп килегез дигәч, кызыгып, Уфага килдек. Йөк машинасына бар әйберләребезне төядек тә, башкалага юл тоттык. …Күрәчәк кайгыларымны инде кичердем дигәндә, вакытсыз сеңлем вафат булды. Бу коточкыч вакыйгадан соң ниләр булганын хәтерләмим... Бар да томанда... Укуга да йөри алмадым, ярый әле, укытучыларым минем хәлемә кереп, диплом эшен якларга ярдәм иттеләр. Бераз хәл керә башлагач, концертымны уздырырга уйладым. Бу инде үземне “саз”дан чыгару максатыннан эшләнде. Бернинди рекламасыз билетларым ике атна алдан сатылып беткән иде, тамаша тулы зал белән үтте. Моң-зарымны тамашачыга сөйләп, алар алдында елый-елый иҗат кичәмне уздырдым. Шул концерт яшәргә дәрт бирде, аякка бастырды. Нәкъ шул көнне булачак ирем белән таныштым».