+28 °С
Облачно
Кичә Дүртөйле районының Әсән авылында башкорт милли хәрәкәтенең каһарман вәкиле, күренекле башкорт - татар шагыйре Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуны киң билгеләп үттек. Уфадан, Казаннан килгән иҗат әһелләре бергәләп әдипнең йорт-музеенда булдык, һәйкәленә чәчкәләр салдык. Аннары Әсән мәдәният йортында шагыйрьгә багышланган әдәби - музыкаль тамашада катнаштык. Үзләренең бөек шәхесен шулай зурлаган якташларыма афәрин!