-4 °С
Болытлы
Яңарак кына Казаннан Бөтенрусия татар журналистлары форумыннан кайттык. Төрле төбәкләрдән жыелган каләмдәшләр белән очрашып сөйләшү - үзе бер гомер. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Вәсил Шәйхразиев, "Татмедиа" агентлыгы вәкилләре белән журналистиканың бүгенгесе, иртәгәсе турында фикер алышулар, лекцияләр, семинарлар - барысы ла кызыклы, фәһемле булды. Яшел Үзән районына сәяхәт кылып, анда Кече Шырдан авылында бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның йорт-музеен күрү, "Татар авылы" этнографик комплексы белән танышу да рухыбызны күтәрде.