Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2023, 10:58

Сак булыгыз: талпаннар

Агымдагы елның март аенан алып Башкортстанның медицина учреждениеләренә талпан тешләүгә карата шикаятьләр белән 5 460 кеше мөрәҗәгать иткен.

ngs24.ru Сак булыгыз: талпаннар
Сак булыгыз: талпаннарФото:ngs24.ru

Агымдагы елның март аенан алып Башкортстанның медицина учреждениеләренә талпан тешләүгә карата шикаятьләр белән 5 460 кеше мөрәҗәгать иткән, бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югарырак. Каза күрүчеләрнең 35 проценты - балалар. Бу хакта пәнҗешәмбе, 1 июньдә, Роспотребнадзор хәбәр итте. Бер атна эчендә республикада талпан кадалу очраклары 920гә арткан (25 майга 4 540 очрак теркәлгән булган). Роспотреб әйтүенчә, республикада талпаннарга каршы акарицид эшкәртүләр 3,8 мең гектар мәйданда, шул исәптән 1,3 мең гектарга якын мәйданда балалар лагерьларында үткәрелгән. Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: