Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2023, 09:53

Җәен – бакча, кышын – хоккей тартмасы!

Бакалы районы Тукбирде авылында яшәүче Валерий Мәүлиев берничә ел рәттән балалар өчен кышкы ял оештыра.

Җәен – бакча,  кышын – хоккей тартмасы!
Җәен – бакча, кышын – хоккей тартмасы!


Үз куллары белән бакчасында хоккей тартмасы ясап куя. Өлкәннәр белеп тора: әгәр бала вакытында өйгә кайтмаса, димәк, аны Мәүлиевлар бакчасыннан эзләргә кирәк.
Барысы да Валерий Миңлегали улының хоккей һәм тимераякта шууны яратуыннан башланган. Аның өч баласы да әтиләре кебек шугалакта шуарга ярата. Тик район үзәгендәге шугалакка еш барып булмый. Шуңа күрә гаилә башлыгы үзләрендә хоккей тартмасын төзү теләген гамәлгә ашырырга уйлаган.
Көз көне, уңышны җыеп алгач, җирне тигезләгән, ә көчле салкыннар килгәч, олы улы белән 10х20 метр тартмага су сала башлаганнар. Бозның калынлыгы әкренләп арткан, ун көн дәвамында боз катламы өстенә катлам өстәлгән. Хуҗа, боз өсте шома булсын өчен, аны тигезләргә махсус җайланма да уйлап тапкан.
Тәүдә кулдан ясалган шугалакта хуҗаларның балалары гына шуган, ә аннары бөтен авыл малайлары кушылган. Шул вакыттан алып Мәүлиевлар йорты янында кыш буе балалар тавышы яңгырый, ә бакча капкалары ябылмый, теләгән кеше кереп йөри.
"Авылда җәй көне балалар үзләрен кызыксындырган шөгыльләр белән мәшгуль: велосипедта йөриләр, су коеналар, футбол уйныйлар. Ә менә кышкы вакытта алар күңелсезләнә башлый. Һәркемнең дә район үзәгенә шугалакка бару мөмкинлеге юк. Монда килеп, иркенләп уйнасыннар!"– ди Валерий Мәүлиев.
Аның йорты янындагы бозлы тартма зур шугалаклардан бер дә калышмый: өендә хәтта берничә өстәмә пар тимераяк та бар. Шуңа күрә кемнең тимераягы юк икән, биредәгеләрдән файдалана алалар.
"Мин барлык ата-аналарга: балалар теләсә кайсы вакытта килсеннәр һәм йөрсеннәр дидем. Әлбәттә, мин беркемнән дә акча алмыйм. Ләкин мин олылардан күзәтүне сорыйм, аеруча бала әле кечкенә булса. Кайчагында беренче сыйныф укучысы килә һәм хәтта зурлар ярдәменнән башка тимераякны да кия алмый. Минем вакытым юк, хуҗалыгым да бар. Хоккей да җәрәхәт алу куркынычы белән бәйле уен. Шуңа күрә өлкәннәр күзәтүе астында йөрсеннәр”, – ди Валерий Миңлегали улы.
Җирле халык хәтта шаяртып кына «Тукбирде-арена» шугалагы дип атый. Бозда көн саен уеннар кыза: укучылар ике командага бүленә һәм кемнең көчлерәк икәнен ачыклый. Кайчагында иптәшләрчә матчларга күрше авыллардан да командалар килә.
Ләйсән ЗАКИРОВА.

Читайте нас: