Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2023, 22:41

Яңа уку корпусы ачылды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, коткаручы һөнәренә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Бүгенге көндә республикада авария-коткару хезмәтенең ике йөздән артык аттестацияләнгән коткаручысы бар.

Яңа уку корпусы ачылды
Яңа уку корпусы ачылды

Бүген, 9 февральдә, Башкортстан башкаласында Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжының яңа уку корпусы ачылды. Яңа бина - 44нче һөнәрчелек училищесы урнашкан мәйдан. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы ачыклаганча, яңа корпуста янгын хәвефсезлеге һәм гадәттән тыш хәлләрдә яклау буенча белгечләр әзерләячәкләр. Күптән түгел бина капиталь ремонтланган — бу проект һөнәри белем бирү оешмаларын модернизацияләү республика программасы буенча гамәлгә ашырылган. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан - урта һөнәри белем бирү учреждениеләре саны буенча илдә лидерларның берсе. Төбәктә 96 колледж эшли. - Колледжларның, җиһазларның матди-техник базасын модернизацияләргә кирәк. Чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары, предприятиеләргә килгәч, заманча станокларда эшли белергә тиеш. Моннан тыш, студентларның тулай торакларда яшәү шартларына да зур игътибар бирәбез. Быел без җиһазларны яңарта башладык, әмма күп кенә тулай торакларны капиталь ремонтларга кирәк, – диде Радий Хәбиров. Чарада төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да катнашты. Министр сүзләренчә, бинада капиталь ремонт бик тиз башкарылган, кыска гына вакыт эчендә халкыбызның иминлеге өчен мөһим белгечлек алу өчен уникаль урын әзерләнгән. Тиздән коткару эшләре, янгын хәвефсезлеге буенча остаханәләр барлыкка киләчәк, янгын сүндерү вышкасы да булдырылачак. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, коткаручы һөнәренә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Бүгенге көндә республикада авария-коткару хезмәтенең ике йөздән артык аттестацияләнгән коткаручысы бар. Чара азагында студентлар үзләренең критик ситуациядә кирәк булган күнекмәләрен һәм осталыгын күрсәтте. Чыганак: www.bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: