Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2022, 13:05

Киләчәктән урын барлыйи...

" Тамыр тирән безнең, иман нык!" Ркаил Зәйдулла.

".. Тамыр тирән безнең, иман нык!" Ркаил Зәйдулла.

 

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган Бөтендөнья татарларының VIII съездының 4нче эш көне, чираттагы, чара кысаларында иң мөһим өлешләрдән булганы - пленар утырыш башланды. Илебезнең 7 дистәдән артык төбәгеннән, 35 чит илләрдән килгән 1500 кунак һәм делегатлар арасында 5 дистәгә якын галимнәр, 7 олимпиада чемпионнары һәм бик күп билгеле шәхесләр бар.

Пленар утырыш Илһам Шакиров исемендәге концерт залында уза. Чарабызга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер ага Шәймиев, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм бик күп мәртәбәле җитәкче милләттәшләребез килде.

Ил Президенты Владимир Путин съездга котлау юллаган. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев укып ишеттерде. РФ Хөкүмәтенең рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына котлау сәламнәрен җиткерде.

Съезд эшчәнлеге беренче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге концерт залында уза. Васил Габделгаяз улы татар мәдәниятенә гомерләрен багышлаган сәнгать осталарын рәхмәт белән искә алды. 30 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, Васил Шәйхразиев чыгышында һәр татарның шатлыгын, кайгысын үз йөрәге ага үткәрә икән, Казанны газиз мәркәзе итеп кабул итә икән, бу еллар бушка үтмәгән, дип әйтеп үтте. "Без үз киләчәгебезне үзебез төзергә, телибез, халкыбыз өчен киләчәктән урын барлыйбыз!"

Чираттагы чыгыш өчен сүз ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ркаил Зәйдуллага бирелде. Ркаил Рафаил улы чыгышында татар халкының, татар балаларының юлы кая таба китеп бара, дигән соруга җавап эзләү кызыл җеп булып үтте. Чыгышын ялкынлы шигыре белән тәмамлады Ркаил абый:

"...Тамыр тирән безнең, иман нык!"

Киләчәктән урын барлыйи...
Киләчәктән урын барлыйи...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: