Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2021, 10:55

Беренчел ярдәм якыная

Яңавыл районының ике авылында модульле фельдшер-акушер пунктын урнаштыру башланды.

Беренчел ярдәм якыная
Беренчел ярдәм якыная

Яңавыл районының Айбүләк һәм Иткенәй авылларында модульле фельдшер-акушер пунктын урнаштыру башланды.

“Русия федерациясенең сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны модернизацияләү” максатчан программасының бер бурычы – авыл халкына һәм үзәктән ерак территорияләрдә яшәүчеләргә күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын арттыру. Сүтелеп-җыелмалы конструкция ГОСТ таләпләренә, санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килә.

–Еш кына кешеләр дәваханәгә беренчел медико-санитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кемгәдер консультация һәм белгеч каравы кирәк, кемгәдер процедура һәм дәвалану алырга кирәк. Модульле медпунктлар яшәгән җирләренә якында һәм уңайлы шартларда медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә,– дип билгеләп үтте Яңавыл үзәк дәваханәсенең баш табибы Тимур Мадьяров.

2021 елда беренчел медико-санитар ярдәмне модернизацияләү программасына ярашлы модульле фельдшер-акушер пунктын Яңавылның алты авылында урнаштырачаклар.

Болар барысы да төбәктә Владимир Путинның указына ярашлы “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: