Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2021, 18:30

Янгынга каршы көрәш

Бүген, 13 сентябрьдә, 19.00 сәгатьтә БСТ каналында Хәйбулла районындагы янгын турында фильм күрсәтеләчәк.

Янгынга каршы көрәш
Янгынга каршы көрәш

Быел Башкортстанда янгын 14 мең гектар урман һәм кырларны юкка чыгарды. Бу - чын сугыш булды. Белгечләрнең, волонтерларның, техниканың зур стихия белән көрәше булды ул. Бу фильмның авторлары Хәйбулла районында урман янгыннарын сүндерү үзәгендә 2 көн уздырган. Кем көчлерәк - стихияме, әллә үз йортларын һәм гаиләләрен яклаучы кешеме? Моның турында бүген, 13 сентябрьдә, 19.00 сәгатьтә БСТ каналында күрсәтеләчәк фильмны карагыз.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: