Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2021, 11:22

Карман сусаклагычына балыклар җибәрелгән

Биредә 23 төр балык бар.

Карман сусаклагычына балыклар җибәрелгән
Карман сусаклагычына балыклар җибәрелгән

Шушы көннәрдә Карман ГРЭСы хезмәткәрләре Буй елгасына балыклар җибәргәннәр. «Карман балык хуҗалыгы" җәмгыяте белән килешү нигезендә, суга ике тоннадан артык яшь толстолобик һәм 50 тоннага якын уртача авырлыктагы ак амур төшкән.

Балык җибәрүнең файдасы сусаклагыч өчен генә түгел, бу җир кармак белән балык тотып утыру урынына да әвереләчәк. Биредә 23 төр балык бар, хәтта Себер осетрын да очратырга мөмкин. Толстолобик һәм ак амур - тәмле балыклар, аларның ите витаминнарга, кыйммәтле микроэлементларга бай һәм файдасы диңгез балыгыннан калышмый.

Бу эш су биологик ресурслары балансын саклауга юнәлтелгән һәм төбәктә «Уникаль су объектларын саклау» төбәк проектын,  ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Экология» милли проектын тормышка ашыру максатында оештырылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: