Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2021, 20:18

Аннан файдаланып калырга ашыгыгыз!

“Гараж амнистиясе” Күптән көтелгән законны файдаланып калырга ашыгыйк.

Аннан файдаланып калырга ашыгыгыз!
Аннан файдаланып калырга ашыгыгыз!

Шәһәрдә яшәүчеләр машина сатып ала башласа, беренче чиратта аны саклау мәсьәләсе килеп баса. Уфа урамнары һәм район үзәкләре буйлап йөргәндә күпләрегезнең диварларында “Снос” дигән язу беркетелгән тимер гаражларны күргәнегез бардыр. Бу аларның закон нигезендә теркәлмәвен яисә документлары  юк икәнлеген аңлата. Шәһәр хакимияте аларны мәҗбүри рәвештә күчерү белән шөгыльләнде. Ниһаять, 1 сентябрьдән “гараж амнистиясе” законы үз көченә керде. Шул көннән башлап гараж һәм алар астындагы җирләрне теркәү эше җайга салыначак. Хәзер бу аларның хуҗаларының үзләреннән генә тора. Кайберәүләр кешеләр мәнәфгатенә эшләнгән законнарны да вакытында файдаланып кала белми, әлбәттә. Андыйлар үзләренә үпкәләсеннәр дияргә генә кала бу очракта. Беренчедән, гараж да, аның җире дә рәсми теркәлгән була, икенчедән, барлык эшләр бушлай башкарыла.

Әлеге закон күптән кабул ителеп эшли башларга тиеш иде. Илнең Икътисади  үсеш министрлыгы бу уңайдан 2018 елда ук закон проекты эшләп Хөкүмәткә тапшырган. Хөкүмәт комиссиясе кабул иткәннән соң ул закон буларак эшли башлар иде. Әмма комиссия эше, нигәдер, өч елга сузылып китте. Әлегә кадәр җиренә документ булмаган гаражларны рәсми теркәп булмый иде. Рәсми теркәлмәгән, ул гаражларны сатып та, хәтта мирас итеп тә калдырып булмады. Заманында кешеләргә тимер гараж куяр өчен җир бүлеп биргәннәр, әмма җир документын бирмәгәннәр. Ул вакытларда завод, фабрика, нефть химиясе, нефтьчеләр һәм башка сәнәгать оешмалары хезмәткәрләре өчен дә гараж кооперативлары төзелә иде. Нинди дә булса оешмага караган гаражларның азмы-күпме документлары булырга да мөмкин әле. Муниципалитетлар тарафыннан бирелгәннәрнең күбесенең рөхсәт кәгазьләре юк булып чыкты. Башкалабыз ишгеалларында аркылы-буй урнашкан гаражлар нәкъ шулар исәбенә керә инде.

Бүген ил буенча юридик шәхесләрне бердәм дәүләт теркәве исәбендә 36 мең гараж кооперативы теркәлгән. Кадастр исәбендә 5 миллионнан артык гараж исәпләнә, тагын 6 миллионы –  димәк, 60 проценты – бөтенләй теркәү үтәмәгән. Инде закон үз көченә кергәч, гараж хуҗалары гадиләштерелгән процедура ярдәмендә җиргә һәм бинага хуҗа була ала. Җирле хакимият гараж кооперативларының һәм аерым шәхси гаражларның җирләрен тартып алганда илдә бик күп ыгы-зыгылар тулды. Бу җирләрне яңа йортлар яки инфраструктура сузу өчен алдылар. Гараж хуҗаларының документлары булмау аркасында аларга бернинди компенсация дә түләнмәде. Яңа закон буенча, рәсмиләштергәннән соң җирле хакимият гараж урын җирен тартып алалмаячак. Ул аның хуҗасына якын җирдән икенче урыны бирергә яки акчалата компенсация түләргә тиеш булачак. Күрүегезчә, бу закон чынлап та беренче чиратта кешеләр мәнфәгатен күз уңында тотып эшләнгән. Шуңа күрә аның файдасын күрергә ашыгырга кирәк. Чөнки бу закон 2026 елга кадәр генә гамәлдә булачак. Исән кеше өчен  бу дата килә дә җитә, өлгерми калмагыз диясе килә.

Яңа закон белән җентекләбрәк таныштырыр өчен Росреестр җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов матбугат конференциясе үткәрде. Ул анда “гараж амнистиясеннән” файдаланып, гаражны һәм аның астындагы җирләрне үз милке итеп теркәү барышындагы эшләрнең нечкәлекләре турында сөйләде. Ни өчен гараж һәм аның астындагы җирне милек итәргә кирәк? Ни өчен бу мөһим? Амнистия күпме дәвам итәчәк һәм алга таба нәрсә булачак? Марат Мирзаянов бу һәм башка бик күп актуаль сорауларга җавап бирде.

  • Бу закон милекне теркәү өчен бирелә торган документлар исемлеген гаидләштерә һәм киңәйтә. Һәрбер хуҗаның гараж бинасы һәм ул кулланган җир участогы өчен документлары булырга тиеш муниципаль җир күзәтчелеге теләсә кайсы вакытта, килеп, штраф салырга мөмкин. Чөнки хуҗа җир участогын рөхсәтсез куллана, – дип аңлатты Росреестр җитәкчесе урынбасары.

Росреестр мәгълуматлары буенча Башкортстанда 35 меңнән артык гараж рәсми теркәлү үтмәгән. Бу инде шул кадәр кеше гаражын рөхсәтсез файдалана дигән сүз. Җирле хакимият теләсә кайчан килеп “гаражыгызны бер атна эчендә алыгыз” дигән күрсәтмә бирергә мөмкин. Әлегә кадәр гараж хуҗалары суд  юлында йөреп гаражларын үз урынында калдырырга тырышып карадылар. Әмма бу юлда җиңеп чыгып булмый, адвокатка акча түгү генә. Документың юк икән, җирле хакимиятнең таләпләре хаклы булып кала, бер көн килеп гаражсыз каласыгыз килмәсә яңа законны файдаланыгыз. Күпләр сузып йөриләр дә “Cнос” дигән күрсәтмә алгач кына йөгергәли башлыйлар. Бу аңлашыла да, кемнең инде күп еллар файдаланган гаражын югалтасы килсен. Безнең ил халкының күпчелегенә үз гаражы һәм үз бакчасы булу – зур куаныч. Гади кешеләр өчен шәхси гараж машина кую урыны гына түгел бит. Кеше анда фатирында артык була башлаган вак-төяген дә чыгара, күрше тирәләре белән күрешеп сөйләшү урынына да әйләнә бит әле ул. Гаражсыз кешеләр эштән соң кайтып фатирларына бикләнсәләр, гаражлылар шунда берләшә, фикер алыша, бер-берсенә ярдәм итә, соңгы яңалыклар белән уртаклаша, килеп туган проблемаларның чишелеш юлларын эзли. Шулай тыныч кына яшәп ятканда гараж күчерергә яки бөтенләй алып ташларга кушсалар, ул чишелмәслек авыр мәсьәлә алдында кала. Шуның өчен дә мондый хәлдә калмас өчен “Өмет”гәзите аша гараж һәм аның җирен ничек  тизрәк һәм җиңелрәк теркәп булачагы хакында кайбер киңәшләр бирәбез .

“Гараж амнистиясендә” катнашу өчен нинлди документлар таләп ителә?

1 адым. Гаражның яңа законга туры килүен тикшерү.

Берьюлы өч шарт үтәлсә, сез  гаражны милек итеп терки аласыз:

*гараж-капиталь, ягъни җир белән ныклы бәйләнеше бар;

*гараж Русия Федерациясенең хәзерге шәһәр төзелеше кодексы көченә кергәнче төзелгән (29.12.2004 елга кадәр)

*гараж суд яки җирле үзидарә карары белән рөхсәтсез бина дип табылмаган.
Әгәр дә сез гаражны рәсми терки башларга уйласагыз, иң элек җирле хакаимият белән элемтәгә керегез, “гараж амнистиясе” сезнең муниципалитетта ничек тормышка ашырылачагын белегез. Бәлки, җирле хакимият күмәк урнашкан гаражларны берьюлы теркәү уздырырга уйлыйдыр,дип киңәш итә Росреестр.

2 адым. Кирәкле документлар туплау

Гаражны теркәр өчен җирле хакимият сезгә җир бирү турында карар: сез эшләгән оешмага бирелгән җир биләмәсе;  гараж коопреативында сезгә пай җире бирү турындагы документ; гараж коопреативының гомум җыелышы карары; иске техпаспорт; гаражны электр челтәренә тоташтыруга рөхсәт биргән документ; гаражның мирас булып күчүе хакында документ; гаражны кемнәндер сатып алуыгыз турында белешмә. Болар барсы да гаражны теркәүгә рөхсәт итүче документлар.

3 адым. Гараж асындагы җирнең торышын ачыклау.

Сезнең җир  астындагы җир участогы кадастрдамы– юкмы икәнен күпфункцияле (МФЦ) сезнең шәһәр яки районның кадастр палатасы филиалы аша; җирле хакимият аша; кадастр инженеры һәм Росреестр аша белеп була.

4 адым. Җирне рәсмиләштерү

Әгәр гараж астындагы җир кадастр реестрында булмаса, сез аны рәсмиләштерергә тиешсез. Моның өчен гараж астындагы җир белән идарә итүче дәүләт органына, ягъни җирле хакимияткә мөрәҗәгать итегез. Алар каршы булмаса, кадастр инженерына барып җир планын һәм  гараж өчен техник план әзерләүне сорыйбыз. Бу документлар әзер булгач, МФЦ га илтәсез.

Кайберәүләр, бу бик мәшәкатьле эш икән дип, рәсми теркәүне тагын сузып килергә мөмкин. Әмма шуны аңлагыз: әгәр гараж яки җирегезнең документы булса, эш яртылаш эшләнгән дигән сүз. Аннары, башланган эш – беткән эш дигән әйтемне дә онытмагыз. Шәһәр эчендә җирнең хакын чамалыйсыздыр, ә бу эшләрне башкарып чыксагыз, бушлай җир дә алачаксыз, гаражыгыз да үз урыныда калачак. Күп төрле законнарны үтәп кенә калмыйк, файдалана да белик!

Фото: ТАСС

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: