Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2021, 14:16

Яңа фильм төшерелде

Башкорт режиссеры Айнур Аскаров “Ел гаиләсе” фильмы премьерасын әзерли.

Яңа фильм төшерелде
Яңа фильм төшерелде

Башкорт режиссеры Айнур Аскаров “Ел гаиләсе” фильмы премьерасын әзерли. Фильм Русия буенча киң прокатка 23 сентябрьдә чыгачак.

Геройлар, җиңеп, 5 миллион сум акча эшләү хыялы белән, иске сары “Рафик”та “Ел гаиләсе” бәйгесенә юл алалар. Алар гаиләне финанс авырлыгыннан чыгарыр өчен бәйгенең төп призы соңгы мөмкинлек дип саныйлар.

Режиссер Айнур Аскаровның яңа картинасы  сөйкемле, кызыклы һәм шул ук вакытта үзенчәлекле Рахматуллиннарның зур гаиләсе турында бәян итә.

         “Ел гаиләсе” фильмы Уфа, Әбҗәлил, Белорет районнарында төшерелгән.

         Картинаны иҗат итүчеләр гаилә фильмы һәркемнең күңеленә юл ярыр дигән ышанычталар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: