Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 20:35

Футболның киләчәге бармы?

Спорт - һәрчак игътибар үзәгендә.

Футболның киләчәге бармы?
Футболның киләчәге бармы?

Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның матбугат конференциясе бара, студиядә «Уфа» футбол клубы капкачысы Александр Беленов та бар. Ул хөкүмәт  клубка булышырмы, арытаба тотрыклы үсеше өчен финанс белән тәэмин итәрме, дип кызыксына.

-Без финанслауга ризалык алдык. Корпоратив эшләр генә калды. Сезнең төп спонсорыгыз булачак. Күпмедер вакыт көтәргә туры килә. Әгәр ике-өч айдан артып китсә, чара күрәчәкбез,- дип җавап бирде төбәк башлыгы.

Аның артыннан сүз «Салават Юлаев» хоккейчысы Григорий Панинга бирелде. Ул бөтен республика буенча кышкы сарайлар төзелә, әмма Уфада төзелми диде. Мәсәлән, аның әтисенә балалар өчен күнекмәләр үткәрергә урын юклыгын әйтте.

Радий Хәбиров: "Без Уфаның төрле урыннарында ике хоккей тартмасы төзергә телибез. Бу эш 2024 елда гына гамәлгә ашырылачак".

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: