Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 19:16

Тагын хәвефле саннар

Яман вирустан үлүчеләр 15 тән кимеми башлады.

Тагын хәвефле саннар
Тагын хәвефле саннар

Пандемия башланганнан алып барлыгы  59163 кеше вирус йоктырды, соңгы тәүлектә ул янә 301 кешедә теркәлде. Хастаханәләрдә 696 кеше. 60+ яшендә - 434 пациент. Шуларның 61е авыр хәлдә, 16сы ясалма сулыш аппаратында. Амбулатор дәваланучылар 4 473 кеше. 60+ яшендә - 2 785 пациент. Соңгы көндә 280 кеше савыккан. Гомумән алганда, 52,776 кеше савыгып чыккан. COVID-19дан янә 15 үлем очрагы теркәлде. Үлемнең гомуми саны - 1 218 кеше. 60+ - 980 кеше. Пневмония белән авыручылар саны 138 кешегә арткан. Пневмония белән авыручы пациентларның 138 е савыккан. Барлыгы 3,863.969 тикшеренү үткәрелгән, соңгы көндә 9123.

Гомумән алганда, Башкортстанга Covid-19 вакциналарының 1,539,018 дозасы кайтарылган. 1 компонент белән 1,190 006 кеше вакцинацияләнгән (алынган вакциналарның 77,3%). Вакцинация тулысынча тәмамланган (1 һәм 2 компонент) - 1 052 983 кеше. Көн дәвамында 10 383 кеше прививка ясаткан.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: