Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 19:20

Мәдәният тармагына махсус программа

Башкортстанда "Авыл мәдәният хезмәткәре" программасы тормышка ашырылачак.

Мәдәният тармагына махсус программа
Мәдәният тармагына махсус программа

6 сентябрь көнне, Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында авылда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә компенсация бирү чаралары расланды. Махсус төбәк программасы нигезендә алар 500 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алачак. Дәүләт ярдәмен торак яки җир биләмәсе сатып алуга тотынырга булачак, диде республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. Дәүләт ярдәме 35 яшькә кадәрге мәдәният тармагында хезмәт салучы һөнәри белгечләргә биреләчәк. Бу мәдәни – ял итү учреждениеләре, китапханәләр, музейлар хезмәткәрләре һәм мәдәният буенча өстәмә белем бирүче педагоглар. Мәдәният министры хәбәр итүенчә, компенсация алу конкурсын октябрь аенда игълан итәргә, аның нәтиҗәләре буенча түләүләрне декабрь аенда үткәрергә мөмкин.

Бүгенге көндә республика мәдәният учакларына 370 кә якын хезмәткәр җитешми. “Мәдәният хезмәткәре” программасын булдырырга кирәклеген төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2021 елның май аенда “АРТ – Корылтай” мәдәни форумында белдергән иде.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: