Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 13:31

Кан басымын даруларсыз ничек төшерергә?

Әллә ни кыенлыгы юк икән.

profile.ru
Фото:profile.ru

Америкада Мауо клиникасы табиблары  югары кан басымын даруларсыз төшерүнең иң гади ысулын атаган.

Кыска вакытлы һәм әллә ни киеренке булмаган физик күнегүләр югары кан басымын төшерүгә булышлык итә һәм гипертониядән яхшы профилактик чара булып тора, дигән фикердә алар. Белгечләр мондый тренировкаларны 12 минут дәвамында башкарырга киңәш итә.  “Күнегүләр аерым мускулларның яисә мускуллар төркеменең кыскаруына юнәлтелгән һәм бер үк положениедә хәрәкәтсез килеш башкарыла”, – дип аңлата медиклар.

Белгечләр  югары кан басымы бер билгесез үтәргә дә мөмкин, ди. Әмма бу хәл кешегә хәтта үлем белән яный, чөнки пациентта йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе арта.

 

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: