Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 06:58

ФАП лар саны арта

Яңа ФАП төзелеше Башкортстанның Хайбулла районында башланды.

ФАП лар саны арта
ФАП лар саны арта

Хайбулла районының Акназар авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктына нигез салына башлаган. Район үзәгеннән илле чакрым ераклыкта урнашкан, йөз илле кеше яшәгән Акназар авылы халкы югары сыйфатлы медицина ярдәменә мохтаҗ һәм алар яңа ФАП ачылуны түземсезлек белән көтәләр. Контракт буенча подрядчик барлык эшләрне бу ел ахырына кадәр тәмамларга тиеш. Бу авыл кешеләре өчен зур бәйрәм булачак.

Проект Президент Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Аның максатларының берсе - башлангыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларын мөмкин кадәр халыкка якын итү.

Бу турыда дәүләт башлыгы үзенең 2020-нче елда Федерация Советына мөрәҗәгатендә сөйләде.

“Хәзер без үз көчебезне беренчел сәламәтлек саклау өлкәсенә юнәлтергә тиеш, алар белән һәр кеше, һәр гаилә элемтәгә керә. Монда катлаулы, сизелерлек проблема бар. Милли проектта каралганча, без фельдшер-акушерлык пунктлар челтәрен тергезүне тәмамларга тиеш ", - дип ассызыклады Владимир Путин.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: