Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 22:10

Экология көндәлек игътибар үзәгендә

 Хәвефле калдыкларны эшкәртү мәсьәләләре каралачак.

Экология көндәлек игътибар үзәгендә
Экология көндәлек игътибар үзәгендә

6 сентябрьдә Федераль экологик оператор партнерлыгы “Экология” милли проектын яклап “Чиста ил 2.0” автомобиль йөреше башлады. Чүп-чар ташуга корылган йөк машиналары колоннасы якынча өч мең чакрым юл үтеп, Идел буе Федераль округының төп шәһәрләре аша узачак.

Программа "Экология" милли проектын тормышка ашыруга багышланган түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала. Бу зур чара вакытында I һәм II класс калдыклары белән идарә итү һәм контрольдә тотучы федераль дәүләт мәгълүмат системасы булдыру буенча тәкъдимнәр каралачак. Чүп машиналары колоннасы Мәскәү шәһәреннән кузгалды. Инде 8 сентябрьдә беренче эко-көн Владимир шәһәрендә узачак. Шәһәрләрдә проектны оештыручылар ("Чиста ил" Ассоциациясе һәм Табигать ресурслары министрлыгы) махсус җиһазлар күргәзмәсе планлаштыра, маршрут буена көнкүреш калдыклары җыюга махсуслаштырылган  заманча техника белән танышырга мөмкин булачак.

"Чиста ил 2.0" экология чарасы 6 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр Русиянең 11 төбәгендә узачак. Уфага колоннаның 24 сентябрьдә килүе көтелә. Һәр төбәктә оештыручылар берничә экологик чара планлаштыра.

Федераль экологик оператор, "Экология" милли проекты кысаларында, Русиядә I һәм II класс калдыкларын эшкәртү өчен интеграль система булдыра. Интеграль система I һәм II класс калдыклар белән идарә итү һәм контрольдә тоту өчен федераль дәүләт мәгълүмат системасын һәм бу калдыкларны икенчел продуктларга эшкәртү өчен җитештерү һәм логистик инфраструктура булдыруны үз эченә ала.

Чыганак:https:4vsar.ru

Фото:4vsar.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: