Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 17:27

Автобус элемтәсе тергезелгән

Проблемалар югары кабинетлар аша гына хәл ителә.

Автобус элемтәсе тергезелгән
Автобус элемтәсе тергезелгән

Республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннән соң Куергазы районының Бахмут авылына автобус йөри башлаган. Авыл кешеләре шәһәргә йөрергә автобус булмауга берничә тапкыр зарланганнар. Кумертау - Бахмут автобус маршрутын яңадан тергезүне сорадылар, дип хәбәр итә Республика Идарә Үзәге.

Шәхси ташучы бу маршруттан 1,5 ел элек киткән, ә җәмәгать автобусы 10 елдан артык йөрмәгән. Авыл кешеләре шәһәргә такси белән барырга мәҗбүр булган. Эш өчен Кумертауга барырга туры килгән кешеләргә аеруча авырга туры килгән.

“Күпме юл буенда машина көтеп торырга була? Проблеманы чишәргә булышыгыз, дип кешеләр үз проблемалары турында 2020 елның 29 декабрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хабировның еллык матбугат конференциясе вакытында язганнар. Тиз арада булмаса да, район хакимияте Транспорт министрлыгы белән берлектә, Бахмутта яшәүчеләргә булышу мөмкинлеген тапкан.

“Мәләвез филиалы администрация белән, хәзерге Кумертау-Кинҗәбай маршрутының Бахмут авылына керү мәсьәләсен эшләнде. Июнь аенда бу килешү хупланды һәм июль аеннан монда автобус йөри ",  - “Башавтотранс”ның Мәләвез филиалындагы транспорт буенча директор урынбасары Владимир Михайлов.

2021 елның 15 июленнән Бахмут авылына 105 санлы "Кумертау - Кинҗәбай" автобус маршруты хәрәкәте башланган. Микроавтобус сишәмбе һәм пәнҗешәмбедән кала көн саен йөри. Билет бәясе - 50 сум, “Алга” картасы белән - 10% кимрәк.

Башкортстан Башлыгының булачак матбугат конференциясе гражданнарның охшаш һәм башка проблемаларын чишү өчен мәйдан булырга мөмкин.

8 сентябрьдә, кичке 7дән Радий Хәбиров журналистлар һәм республикада яшәүчеләрнең сорауларына БСT, Башкортстан 24, Вся Уфа, Сәләм һәм Республика җитәкчесе хакимиятенең социаль челтәрләрендә туры эфирда җавап бирәчәк. (vk.com/radiyhabirov, facebook.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov, instagram.com/khabirovradii).

Теләгән һәркем үз соравын төбәк башлыгына бирә ала.

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: