Барлык яңалыклар

Хәтер һәм Дан елында 100 000 волонтер әзерләнәчәк

Битараф булмаган яшьләр Хәтер һәм Дан елының төп чараларын оештыруда ярдәм итәчәк

Башкортстанда 800дән артык кеше Хәтер һәм Дан елында ярдәм итәргә теләк белдергән.


«Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең яңартылган порталында Хәтер һәм
Дан елы чараларына 50 меңнән артык волонтер заявка биргән. Битараф булмаган яшьләр Хәтер һәм Дан елының төп чараларын оештыруда ярдәм итәчәк.
- Без 100 000 волонтер әзерләргә планлаштырабыз, алар зур чараларны оештыручылар гына түгел, реаль ярдәм дә күрсәтә алачак. Бу - ветераннар турында кайгырту, шәҗәрә агачын тергезүдә ярдәм итү, истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү һәм башка бик күп эшләр. Моннан тыш, Җиңү порталында теркәлгән һәр волонтер мобиль платформада махсус белем алачак", - дип үз фикерен җиткерде хәрәкәт җитәкчесе Ольга Амельченкова.


2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Республикасында шулай ук Хәтер һәм Дан елының волонтерлар корпусына халык җыю бара. Хәзерге вакытта бездә 842 кеше теркәлгән.
13-15 мартта Октябрьский шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны үткәрүдә волонтерлар әзерләү буенча республика белем бирү форумы узачак. Башкортстан шәһәрләре һәм районнарыннан форумга "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре җыелачак.


Башкортстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан "Җиңү хаты", "Георгий тасмасы", "Хәтер бакчасы", "Кызыл кәнәфер" бөтенрусия акцияләре оештырылачак. Шулай ук «Бердәм Русия» партиясе белән берлектә "Җиңү диктанты" Бөтенрусия акциясен үткәрү һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен ярдәм төркемнәрен булдыру планлаштырыла.


- Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына игътибар бирү һәм кайгыртучанлык күрсәтү безнең барыбыз өчен иң мөһим бурычларның берсе, - ди БР буенча "Җиңү Волонтерлары" хәрәкәте төбәк координаторы Александр Юдин. Халкыбыз батырлыгы беркайчан да онытылмасын өчен без аны киләчәк буыннарга тапшырырбыз. Әгәр сезнең дә катнашырга теләгегез булса, башта волонтерыпобеды.рф сайтына кереп теркәлергә онытмагыз.

Чыганак: Башинформ

Фото: kpfu.ru

Читайте нас: