Барлык яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны фатирлы булды

96 яше тулган Сергей Петрович Оловянниковка яңа фатир ачкычлары тапшырдылар.


Миловка авылында туып-үскән Сергей Петрович Оловянников - Уфа районында яшәүче 6 Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе.

11 гыйнварда Сергей Петрович 96 яшен билгеләп үтте. Аның бөтен гомере Уфа районы белән бәйле.

Ул биредә туган, мәктәпне тәмамлаган, гаилә корган, хаклы ялга чыкканчы район колхозында ветеринар булып эшли. Әле инде олы яшьтә булганга күрә, ул өеннән сирәк чыга. Ә җегәрле чагында район чараларында катнашкан, укучылар белән очрашуларга йөргән. Миловка мәктәбе укучылары батырларча сугышкан якташы тормыш юлын яхшы беләләр. 1942 елда үзе теләп сугышка китүен, 18нче санлы һава-десант бригадасына разведчик булып җибәрелгәнен, Карелия, Украина фронтларында сугышканын укучылар ветеранның сөйләгәннәреннән хәтерли.

Будапештны азат иткәндә 1945 елның апрелендә каты яралана. Көтеп алынган Җиңү көнен Австриядә госпитальдә каршылый.

Сергей Оловянников 3нче дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлар өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән. “Бөек сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Читайте нас: