Башкортстанда “СВОй бизнес” программасы старт ала

2026 елның 19 октябреннән Бердәм Русиянең Иҗтимагый ярдәм штабы базасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен «СВОй бизнес» белем бирү программасы башлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда “СВОй бизнес” программасы старт алаБашкортстанда “СВОй бизнес” программасы старт ала
Башкортстанда “СВОй бизнес” программасы старт ала

   Проект «ОПОРА РОССИИ», МСП Корпорациясе, «Защитники Отечества» фонды белән берлектә БР Хөкүмәте ярдәмендә Бердәм Русия тарафыннан оештырылды.

    «СВОй бизнес» программасының төп максаты — практик белем, һөнәри ярдәм алу һәм үз эшеңне башлау мөмкинлеге бирү.          

   Программада:

- экспертлардан лекцияләр

- остазлар белән консультацияләр

- бизнесны эшләтеп җибәрүгә әзерләнү

- ярдәм чаралары турында мәгълүмат

   Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары гариза бирә ала.

   Катнашу өчен МСП цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк 

https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/SVOy_business/

    Чараны үткәрү вакыты (җентекле расписание) сайлап алудан узган катнашучыларга хәбәр ителәчәк.

    Чарада катнашу мәсьәләләре буенча контакт мәгълүматны: +7 919 616-79-13, +7 987 09-08-415 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Фото: resbash.ru

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас