Бу карарым үсешкә булышлык итәчәк

“Университеттагы укуымны туктатып, бер елга контракт төзедем», - ди БПЛА гаскәрендә хезмәт итүче студент .

Бу карарым үсешкә булышлык итәчәкБу карарым үсешкә булышлык итәчәк
Бу карарым үсешкә булышлык итәчәк

Бүгенге кунагыбыз – Русия фән һүм технологияләр университетының Киберхәвефсезлек һәм санлы технологияләр институтының дүртенче курс студенты, безнең якташыбыз, бик тә максатчан егет. Ул үз теләге белән, академик ял алып, Русия Оборона министрлыгы белән бер елга махсус контракт төзегән. Хәзерге вакытта пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итәргә әзерләнә, махсус укулар үтә.

   -Сез югары уку йортында 4нче курста укып йөргән җирдән кинәт кенә тормышыгызны үзгәртергә һәм контракт төзергә карар кылгансыз. Бу адымга нинди максат алып барды?

—Әйе, мин Русия Оборона министрлыгы сайты аша бер елга махсус контракт төзедем. Шуның өчен университетта академия ялы алдым. Бу бик тә уйланылган адым иде. Бер ел хезмәт иткәннән соң, мин яңадан университетта белем алуымны дәвам итәчәкмен. Минемчә, биредә алган тәҗрибә минем укуымда да бик кирәгәчәк һәм киләчәктәге һөнәри үсешемә зур булышлык итәчәк.

— Хәзер сез пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү өчен әзерлек үтәсез. Төп өйрәнүләр ничек уза? Сезне нәрсәгә өйрәтәләр?

— Без пилотсыз аппаратларны бөтен яклап үзләштерәбез. Әзерлек бик җитди дәрәҗәдә оештырылган. Бу җәһәттән теоретик дәреслекләр дә, гамәли күнекмәләр дә бар. Безнең остазлар бөтен нәрсәне бик файдалы, кызыклы итеп аңлаталар һәм уздыралар. Биредә алган тулы хәрби һәм техник белем вакытлы гына булмас, ә алдагы тыныч тормышта да ярдәм итәчәк дип уйлыйм.

— Студент тормышыннан соң кыр шартларына ияләшү кыен булмадымы? Тәүге көннәр ничек узды?

— Башта, әлбәттә, яңа шартларга күнегергә туры килде. Тәүге көннәрне блиндажларда яшәдек. Командирлар әйтмешли, «барысы да кешенең үзеннән тора». Әгәр теләгең булса, мохиткә тиз җайлашасың инде ул — мин дә берничә көннән барысына да өйрәнеп киттем.

— Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

— Ниятләр зурдан. Контракт срогы тәмамлангач, укуыма кайтачакмын. Мин алган киберлекхәвефсезлек һәм санлы технологияләр белгечлеге белән биредәге практик күнекмәләрне берләштерсәм, киләчәктә үз эшемнең чын белгече булачакмын дип ышанам.

Фото:ИА «Башинформ»

                                     Дилбәр Ишморатова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас