

1 августта республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә Башкортстаннан СВО катнашучыларына генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Укчылар взводы командиры урынбасары Айнур Вәлиев үзенең хәрби юлын 2024 елда Авдеевкада башлаган. Шулай ук Ново-Александровка, Новогродовка, Зеленый һәм Новомихайловка авылларында штурмлауда һәм шул җирләрне азат итүдә катнаша.
Яралана, ләкин сафка кайта. II дәрәҗә «За храбрость» һәм «За отвагу» медальләренә лаек була.
2022 елдан СВОда батальон командирының кораллану буенча урынбасары Фидель Гыйльметдинов. Киев һәм Харьков өлкәләрендә зыян күргән һәм җимерелгән техниканы эвакуацияләгән, шулай ук шәхси составны ут астыннан хәвефсез урыннарга чыгарган.