Илнең киләчәк калканы

Кайчандыр фантастик киноларда гына күреп шаккаткан пилотсыз очу аппаратлары бүген инде берәүне дә аптыратмый. Киресенчә, бүген илнең киләчәге дә, иминлеге тә шуларга бәйле булуын һәркем аңлый һәм таный.

Илнең киләчәк калканыИлнең киләчәк калканы
Илнең киләчәк калканы

Кайчандыр фантастик киноларда гына күреп шаккаткан пилотсыз очу аппаратлары бүген инде берәүне дә аптыратмый. Киресенчә, бүген илнең киләчәге дә, иминлеге тә шуларга бәйле булуын һәркем аңлый һәм таный.

Заманча сугышны БПЛАдан башка күз алдына китереп тә булмый. Пилотсыз очу аппаратлары бүген кораллы конфликтларның характерын билгели торган төп факторларның берсенә әверелде. Дөньяда барган хәрби хәрәкәтләр бу технологиянең үсешен көтмәгәнчә кинәт тизләтте. Әле нибары берничә ел элек дроннар разведка һәм ут корректировкасының ярдәмче чарасы буларак кына кабул ителә иде. Бүген алар стратегик бурычларны хәл итәргә сәләтле тулы кыйммәтле удар көчкә әверелде. Якындагы өч елда БПЛА үсешендә берничә юнәлештә кискен сикереш көтәргә кирәк. Бу – ясалма фәһем һәм автономлык, күч белән очу, тактик-техник характеристикаларны киңәйтү, яңа корал төрләре белән интеграция һәм каршы тору чараларының үсеше.

БПЛА белән идарә итү системасына ясалма фәһемне кертү иң мөһим адым булып тора. Русия Оборона министры Андрей Белоусов белдергәнчә, бүген Русия дроннарында ясалма фәһем образларны танып белү, автоматик рәвештә объектны “тотып алу” һәм навигация өчен кулланыла да инде. Алга таба нейрочелтәрләрне өйрәтү өчен барлык хәрби төркемнәрдә дата-үзәкләр җәелдерелә һәм бердәм “мәгълүматлар витринасы” төзелә.

Әмма, консорциум экспертлар фиткеренчә,  БПЛАга ясалма фәһемне уңышлы кертер өчен параллель рәвештә инженерлык инфраструктурасы да үсешергә тиеш.  Мәгълүматларны эшкәртү үзәкләре, мәгълүмат тапшыру системалары һәм өзлексез электр белән тәэмин итү булырга тиеш.

2027 елда тагын да камилләштерелгән, бөтенләй үзаллы БПЛАлар барлыкка киләчәк. Бу өлкәдә Русиядә эшләнмәләр алып барыла. Мәсәлән, ясалма фәһем нигезендә эшләүче “Велес-15” дроны оператор белән элемтәне тулысынча югалткан очракта да автоном режимда “корбанын” эзәрлекләргә сәләтле.

МАИ GPS югалган очракта файдасызга әйләнмәслек навигация системалары, борт компьютеры күрү сәләтенә ия һәм ясалма зиһенле булган пилотсыз очкычлар эшли. Алар дронга мәгълүмат җыярга гына түгел, ә вәзгыятьне бәяләргә һәм очыш вакытында үзаллы карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

БПЛАның үзаллы хәрби системасы булган “Диктион”ны эшләү дә аеруча зур игътибарга лаек. Ул йөзләрчә километрга сузылган хәрби алыш линиясен операторсыз мөстәкыйль рәвештә тотып тора ала. Разведка дроннары территорияне карап тикшерә һәм дошманны ачыклаган очракта һөҗүм аппаратларын чакыртачак. Бу системаның энергия запасы автоном рәвештә ике-өч ай эшләргә исәпләнгән. “Диктион” системасы шушы ел беткәнче җитештерүгә кертелергә мөмкин.

**

БПЛА га бәйле тагын бер мөһим яңалыкларның берсе - күчкә тупланган дроннарны куллану. Мондый технологияләр һөҗүм вакытында дроннарга маршрутларын үзгәртергә, һава һөҗүменә каршы оборона системасын уңышлы үтәргә һәм билгеләнгән объектларга чыгарга мөмкинлек бирә.

Русия армиясендә штурм подразделениеләре гамәлләрен бердәм роботлаштырылган контурда эшкәртү башланды. Анда пилотсыз очкычлар җир өсте роботлаштырылган платформалар белән үзара хезмәттәшлек итәчәк.

2027 елга җирдә дә, һавада да дошманны юкка чыгарырга сәләтле ясалма фәһем белән тәэмин ителгән дроннарның тулысынча автоном “күч”е барлыкка киләчәк. Мондый системаларның очыш сынаулары киләсе елда ук көтелә. “Күч” тактикасы көчләр балансын тамырдан үзгәртә: чагыштырмача кыйммәт булмаган дроннарны массакүләм куллану дошманның  инфраструктурасына һөҗүм ясап, эшелонлы ПВОны җиңәргә мөмкинлек бирә.

**

Ясалма фәһем ярдәмендә БПЛАларның осталыгы да, тизлеге дә үзгәрә. Мәсәлән, «Хищник» стратосфера БПЛАсы сәгатенә 550 км тизлек белән 12 мең километр ераклыкка оча алачак. Һәм ул 500 килограмга кадәр файдалы йөк күтәреп, 15 мең метр биеклектә эшли алачак. Бу аппарат шулай ук вертикаль рәвештә күтәрелә һәм утыра, эленеп тору режимына да ия.

Гаскәрләргә ераклыгы 100 кмга кадәр арттырылган һәм файдалы йөкләнеше күбрәк булган аппаратлар бүген үк җибәрелә. Аларны дошманга тотып алу катлаулырак.

Тиз һәм җиңел пилотсыз очкычлар гына түгел, авырлары да уйлап табыла.

Мәсәлән, “Аэромакс В-700”  пилотсыз вертолет эшләнә. Аның йөк күтәрү көче 700 кг, очу ераклыгы 480 км һәм крейсерлык тизлеге 200 км/сәг. Әлеге техниканы сынаулар 2027-2028 елларга планлаштырылган.

Ул хәрби логистика өчен яңа мөмкинлекләр ача. Сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм башка йөкләрне фронтның үтеп керү авыр булган өлешләренә илтергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук безнең илдә “Орион” һөҗүм-разведка пилотсыз очкыч барлыкка килде. Аннан “Бандероль” дип аталган канатлы ракета очырыла. Бу БПЛАның хәрби мөмкинлекләрен тагын да ныграк һәм сыйфатлы рәвештә киңәйтә. Аларны тулы канлы хөҗүм итү платформаларына әйләндерә.

**

БПЛА үсеше аларга каршы көрәш чараларының эволюциясе белән тыгыз бәйләнгән. Русиядәге антидрон технологияләр базары өч ел эчендә 2-3 млрд сумнан 100 млрд сумга кадәр арткан, ә 2026 ел ахырына 200 млрд сумга җитәргә мөмкин.

Илебездә дошманның пилотсыз очкычлары белән көрәшү өчен лазер комплекслары линейкасы җәелдерелгән. Алар хәрби алышта да, сәнәгать объектларын саклауда да югары нәтиҗәлелек күрсәтте. Шундый комплексларның берсе бер ай эчендә алты дистәгә якын пилотсыз очкычны бәреп төшергән. “Перун” лазер комплексы БПЛАны биш километр ераклыктан бәреп төшерергә сәләтле.

БПЛА тармагын үстерүгә дәүләт ярдәме моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Русиядә “Пилотсыз авиация системалары” милли проектын гамәлгә ашыруга 2026 елда 26 млрд сумга якын акча бүленсә, 2027 елда – 28,6 млрд, 2028 елда 33,3 млрд сум булачак. Эчке базарда үзебезнең пилотсыз очкычлар өлешен 2030 елга 70,3% ка кадәр арттыру планы расланды.

Төрле илләр арасында БПЛА үсешендә узыш якындагы дистә елларга сузылачак. Әмма нәкъ менә якындагы өч елда пилотсыз авиациянең йөзен билгеләүче нигез салыначак. Кардиналь үзгәртү чоры булачак бу.

Бүген сынаулар узучы һәм гаскәрләргә кертелүче технологияләр 2028 елга гадәти күренеш булачак. Әмма  аларның яңа төрләре барлыкка килү югары тизлек белән дәвам итәчәк...

Эльмира Ибраһимова.

Безнең республикада да БПЛА үсешенә зур игътибар бүленә. Бу өлкәгә Башкортстан 2026 елда 1,3 миллиард сум акча бүдә. Республика 2030 – 2035 елларга пилотсыз очу системасы тармагын үстерү планын раслады. Шуңа ярашлы, БПЛАлар авыл хуҗалыгы, урманчылык, йөк ташу, экология, төзелеш, җир эшләре, кадастар өлкәләрендә киң кулланылачак. 2030 елга Башкортстанда 4 мең БПЛА аппараты җитештерү күзаллана. Бу – илдәге һәр сигезенче аппарат бездә эшләнгән дигән сүз.

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас