

«Дядя» позывнойлы БПЛА взводы командиры биргән интервьюсында фронтта эшне ничек алып баруы, шулай ук үзеңне хезмәткә ничек әзерләү, китәр алдыннан нәрсәләр җибәрергә һәм үзең белән нәрсәләр алырга кирәклеге турында сөйләде.
- Син үз эшне ничек бәялисең?
- Башта фактларга карыйм, аннары – кешеләргә, соңынан – бер-берсе белән ничек туры килүенә. 50 яшьтә инде матур "рәсем"гә кызыкмыйсың: көннәр буенча нәтиҗәләр ясыйсың, кайда югалтулар, кайда җитешсезлекләр, кайда техника ватылган, кайда кешеләргә ярдәм кирәклеген карыйсың. Моннан бер атна элек булганнар белән чагыштырасың, – динамиканы күрәсең. Егетләр белән сөйләшкәннән соң да уйланасың : кем ничек көн уздыра, кем инде чиктә, кем, киресенчә, ял итә, көч туплый, дигәндәй. Аннары утырам да уйларым белән "киштәләр"гә тезеп куям: нәрсәләр эшләнде, нәрсәләр –әлегә юк, нәрсәне төзәтеп була. Һәм һичшиксез көтелмәгән хәлләргә урын калдырам – ул һәрвакыт була.
Тулырак текстны Молодёжная газета. басмасында укыгыз.