Айнур Хуҗин орден белән бүләкләнде

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров атналык оператив киңәшмәдә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Айнур Хуҗин орден белән бүләкләндеАйнур Хуҗин орден белән бүләкләнде
Айнур Хуҗин орден белән бүләкләнде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән РФ Оборона министрлыгының 12021 нче хәрби часте разведка взводы командиры Айнур Салават улы Хуҗин хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы  һәм батырлыгы өчен генерал Шайморатов ордены белән бүләкләнде.

Айнур Хуҗин хәрби бурычларны үтәгәндә югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлек, ныклык һәм шәхси батырлыклар күрсәтә. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Запорожье өлкәсе территорияләрен азат итү кысаларында катлаулы хәрби бурычларны үтәүне тормышка ашырганда, сугышчы берничә тапкыр куркыныч астында булган: ул җәрәхәтләр алган, шул исәптән авыр яралар да алган, әмма кирәкле дәвалану һәм реабилитация узганнан соң, хәрби бурычын үтәүне дәвам итү өчен сафка әйләнеп кайткан.

2023 елда Бахмут юнәлешендә күрсәткән батырлыклары өчен - II дәрәҗә «Батырлык өчен» медаленә, Андреевка торак пункты районында дошманның опорный пунктын тазартканда каһарманлыгы өчен — Батырлык орденына, 2024 елда Херсон өлкәсенең Крынка авылын азат иткәндә командир буларак күрсәткән осталыгы һәм кыюлыгы өчен икенче тапкыр Батырлык орденына лаек булган.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Айнур Хуҗин орден белән бүләкләнде
Айнур Хуҗин орден белән бүләкләнде
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас