

Бүген махсус хәрби операция дәвам иткән яу кырында күп якташларыбыз илебез тынычлыгын саклый. Алар арасында Сүриядә хезмәт иткән вакытта “Терроризмга каршы операциядә катнашкан өчен” медале белән бүләкләнгән, бүген инде махсус хәрби операциядә дә сынатмаучы Караидел егете, “Татарин”позывнойлы ир-егетебез дә бар. Ул “Хәрби каһарманлык өчен II дәрәҗә” һәм Жуков медальләренә лаек булган.
-Сез күп сынауларны үткән, яу кырында сыналган батыр. Хәрби юлны сайлауга ни этәргеч бирде?
-Балачактан ук бу турыда хыялландым һәм максатыма ирешүемә шатмын. Әтием миңа Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтиемнең батырлыклары турында сөйләп, мине туган илемне яратырга, аны сакларга һәрчак әзер булырга кирәклекне аңыма сеңдереп үстерде.
-Хәрби юлыгыз кайчан башланды?
-Башта мин Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә армия сафларында булдым. Аннан Сүриядә контракт буенча хезмәт иттем. Мәскәүдә БПЛА операторына укыдым. 2023 елда махсус хәрби операциягә юллангач та бу һөнәремә тугры калып, бүген пилотсыз очу аппаратларының өлкән операторы вазифасын зур җаваплылык тоеп үтим.
-БПЛА операторы нинди булырга тиеш?
-Бу һөнәр кешеләре зур түземлелек, стресска бирешмәү, тиз вакыт эчендә дөрес карар кабул итә белү сыйфатларына ия булырга тиеш.
-Яу кырында куркыныч, һәр адым саен хәвеф сагалап тора бит инде...
-Куркырга кирәкми, беркемне тыңламый, үзең уйларга, үз юлың белән барырга кирәк.
“Татарин” берничә тапкыр ялга кайтырга өлгергән, бу юлы да ул әти-әнисен, туган якларын сагынып, ашкынып кайткан. Озакламый тагын яу кырына кузгалачак.
Тизрәк илебез күгендә тынычлык кояшы калкып, яугирләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез.