Резервчылардан «БАРС» отряды формалаша

Башкортстанда гражданлык объектларын һәм төбәк инфраструктурасын, беренче чиратта, дошманның пилотсыз очу аппаратларыннан саклау өчен резервчылардан «БАРС» территориаль отряды формалаша. Безнең әңгәмәдәшебез, Башкортстан Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин махсус отрядка кем кушыла алуы турында сөйләде.

Резервчылардан «БАРС» отряды формалашаРезервчылардан «БАРС» отряды формалаша
Резервчылардан «БАРС» отряды формалаша

Башкортстанда гражданлык объектларын һәм төбәк инфраструктурасын, беренче чиратта, дошманның пилотсыз очу аппаратларыннан саклау өчен резервчылардан «БАРС» территориаль отряды формалаша. Безнең әңгәмәдәшебез, Башкортстан Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин махсус отрядка кем кушыла алуы турында сөйләде.

«2022 елдан безнең барыбызның да – махсус хәрби операция сугышчыларының һәм тылда яшәүчеләрнең дә бурычы бер – бөек Ватаныбызны саклау. Чын мәгънәсендә. Чөнки бүген тыл районнары юк диярлек - дошман ерактан ата торган дроннар һәм ракеталарны һаман да ераграк җибәрә, тыныч халык, балалар зыян күрә. “Шайтаннар” безне тотрыксызландырырга, тыныч тормышны какшатырга тырыша. Безнең балалар йөри торган инфраструктураны, йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын саклау бик мөһим. Нәкъ менә шуның өчен бөтен ил буенча һәм республикада “БАРС” отрядлары төзелә. Командирлар хәзерлекле офицерлар арасыннан билгеләнәләр. Бу заманча җиһазландырылган һәм яхшы тәэмин ителгән җитди бүлекчә.

Шуны аңлау мөһим – Оборона министрлыгы, “БАРС” , “Росгвардия", СВО хәрбиләре, волонтерлар, гражданнар – бүген без барыбыз да – бер йодрык.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сугышчыларыбызга һәрьяклап ярдәм итә һәм төбәкнең һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Шушы көннәрдә мин командирлар киңәшмәсенә чакырылган идем, анда Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов белән Башкортстан территориясендә «БАРС» отрядын оештыру һәм эшләтү мәсьәләләре җентекләп каралды.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас