Башкортстанда хәрби корреспондентлар яхшы эшли

16 июньдә Башкортстан Республикасы V Медиафорумының пленар утырышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров медиасфера үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары сорауларына җавап бирде.

Башкортстанда хәрби корреспондентлар яхшы эшлиБашкортстанда хәрби корреспондентлар яхшы эшли
Башкортстанда хәрби корреспондентлар яхшы эшли

16 июньдә Башкортстан Республикасы V Медиафорумының пленар утырышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров медиасфера үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары сорауларына җавап бирде.

Республика хакимияте региональ журналистика үсешенә актив ярдәм итә. Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Сергей Боярский билгеләп үткәнчә, Башкортостан – бу өлкәдә лидер.

- Башкортстанда хәрби корреспондентлар оста эшли. Монда Русиядә беренче тапкыр аларның статусын закон нигезендә беркеттеләр һәм ярдәм чараларын билгеләделәр. Бу республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә мөһим, - диде Боярский.

Радий Хәбиров инициативасы белән 2023 елда журналистика өлкәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгының " Достоверность. Ответственность. Мужество » премиясе булдырылды. Бу республикада 6 миллион сумлык приз фонды булган бердәнбер конкурс. 20 җиңүчегә 300әр мең сум акча бирелә.

Чыганак: МГ

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас