

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы яугирләребез. Яшьләргә патриотик тәрбия нәкъ алар үрнәгендә бирелә. Илебез иминлеге сагына баскан егетләреб бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Әбҗәлил районының Даут авылында яшәүче бүгенге көндә сугыш яланында "Басмач" исемен йөртүче Вәзир Шәрәфетдинов нәкъ менә шундыйлардан.
Вәзир биш балалы тату гаиләдә туып-үсә. Әти-әнисе Хөснә һәм Әхрам Шәрәфетдиновларның гаилә коруларына 45 ел булган. Бүгенге көндә аларның кызлары Алимә Төркиядә яши, Алсу гаиләсе белән Казмаш авылында гомер кичерә. Әлфия кызлары Учалыда төпләнгән. Әсләм уллары вахта ысулы белән Чита республикасында эшли. Ул гуманитар ярдәм белән әллә ничә тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып кайткан. "Яугирләргә ярдәм иткән өчен"," Гражданлык батырлыгы өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Ә өлкән уллары Вәзир – 2023 елдан бирле махсус хәрби операция зонасында.
Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафына алына. Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итеп кайта. Чыныккан һәм тәҗрибә туплаган ир-егет өчен СВОга бару курку уятмый. Вәзир анда «Басмач» позывноен ала, тиздән аны штурмовиклар бүлекчәсе командиры итеп куялар. Егет "Хәрби батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Төрле чаклары була. Ләкин Вәзир үзен чын ир-егетләрчә тота. Авыр яралана. Аны өенә кайтаралар, дәвалангач ул янә сафка баса. Хәзер ул – взвод командиры. Ялга туган ягына кайткан арада без аның белән элемтәгә чыгып, хәлләрен сораштык.
"Ялым тәмамланды, 11 июньдә юлга чыгам, – диде ул безгә. Үзеңне егет итеп саныйсың икән, бармыйча калып булмый. Тиеш дип кабул иттем. Чөнки ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда, кулга корал алып туган җиребезне сакларга әзер булырга тиеш. Биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – үземне кулда тотарга, югалып калмаска, тәвәккәллеккә, җитезлеккә өйрәндем, – ди "Басмач".
Улларына батырларча тәрбия биргәне өчен Әхрам Нәсих улы "Ватанны саклаучының атасы" медале белән бүләкләнә. Ата-ана өчен бу – горурлык, әлбәттә!
Шундый намуслы, ышанычлы һәм туган иленә тугры ир-егетләр үстергән Хөснә Нургали кызы улы белән горурлана. Балаларының исән-сау йөрүләрен теләп, ул һәркөн догалар кыла.
“Күпме әниләрнең балалары бүген ил сагында. Мондагылар тыныч тормышта яшәсен, сабыйлар бәхетле булсын, ди алар. Ничек инде горурланмыйм ди?! Ана өчен баласының илне саклавы — зур горурлык! Инде алдагы көннәрдә дөньялар тынычланып, яудагы ир-егетләребез исән-сау өйләренә кайтып, шатлыклар белән күрешергә насыйп булсын дип телим”, – ди ана.
Амин, шулай булсын!