Владимир Путин Башкортстан яугирен бүләкләде

Владимир Путин Башкортстан яугирен бүләкләдеВладимир Путин Башкортстан яугирен бүләкләде
Владимир Путин Башкортстан яугирен бүләкләде

  Чакмагыш районында туып-үскән яугир дәүләт бүләгенә лаек булган.

Махсус хәрби операциядә ул «Племяш» позывноен ала. «Племяш» Изге Георгий орденының IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе белән бүләкләнде. 

Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган. Хәрби хезмәткәрнең батырлыгын һәм фидакарьлеген бәяләп, югары бүләк белән бүләкләделәр.

Хәрби бурычларны үтәгәндә ул дошманның берничә пилотсыз очкычын бәреп төшергән, бу Русия гаскәрләре позицияләренә һөҗүмне булдырмый калырга мөмкинлек биргән, дип хәбәр итә «Башкирский батальон» телеграм-каналы.

"Племяш"  2024 елдан бирле алгы сызыкта тора, танкка каршы дивизиядә хезмәт итә.

Элегрәк БПЛА операторы РФ Оборона министрлыгының «Хәрби батырлыклары өчен» һәм «Миналардан арындырган өчен» медальләре белән бүләкләнгән иде.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас