СВО ветераннары автойөрештә катнашты

“Шайморатов рубежы” автойөрешенә 40тан артык автомобиль җыелды.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarbhttps://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Фото:https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

“Шайморатов рубежы” патриотик автойөреше узды.

Беренче тапкыр уздырылган бу чараны “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан буенча филиалы, Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге һәм “Бердәм Русия” партиясе оештырды. Ул Фондның тоташ Русия буенча филиаллары ачылуга өч ел тулуга багышланды.

Чарага 40тан артык автомобиль җыелды. Автоузышта СВО ветераннары, шул исәптән “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондыннан кул белән идарә ителә торган автомобильләр алучылар, аларның гаилә әгъзалары, “Төнге бүреләр” байкер клубы вәкилләре, филиал хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты.

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, колонна старт алды һәм 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командирының туган ягына – Кырмыскалы районындагы Шәйморат авылына юнәлде.

Маршрут ахырында чәчәкләр салу һәм тантаналы митинг булды. Бәйрәм корбан ашы белән тәмамланды.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Фото:https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас