

«Гиви» позывнойлы сугышчы — шундыйларның берсе. «Хәрби бурыч», «намус» һәм «Туган ил» төшенчәләре яшь ватанны саклаучы өчен гади төшенчәләр генә түгел, ә тормыш-яшәешнең бер өлеше.
«Гиви» Иске Балтач авылының 1 нче санлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжына укырга керә һәм автомеханик һөнәрен үзләштерә. Холкы буенча тыныч, игътибарлы һәм уңган егет һөнәрне тиз үзләштерә һәм автомеханик белгечлегенә ия була.
Балашиха шәһәрендә армия хезмәтен үткәндә чын чыныгу ала, үз көченә ышаныч пәйда була.
2022 елда илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәндә «Гиви»га нибары 20 яшь була. Яшь булуына карамастан, теләк белдерә һәм Ватан мәнфәгатьләрен яклар өчен махсус хәрби операциягә китә.
Башкорт мотоукчылар полкында өлкән укчы вазифасында хезмәт итә. Фронтта ул үзен кыю, ышанычлы, теләсә кайсы мәлдә иптәшләренә ярдәмгә килергә һәм куелган хәрби бурычны үтәргә әзер булган сугышчы итеп күрсәтә.
«Гиви» каты алышларның берсендә җитди яралана. Авыр сынаудан соң бирешми, янә хәрби бурычларын үтәүгә әйләнеп кайта. Яу яланында күрсәткән кыюлыклары өчен ул «II дәрәҗә сугышчан батырлык» медале белән бүләкләнә.
Бүгенге сугыш кыры кыюлык кына түгел, югары техник күнекмәләр дә таләп итә. 2004 нче елдан алып «Гиви» пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүне үзләштергәннән соң, FPV-дроны механигы була.
Бүген мондый белгечләр — заманча сугыш кырының элитасы булып санала. Төгәллек, чыдамлык-түземлек, тиз реакция һәм тирән техник белемнәр алгы сызыкта мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә.
Яшь сугышчы чираттагы тапкыр яралану алуына карамастан, рух ныклыгын һәм оптимизмны саклый. Әле ул реабилитация үтә. «Гиви» — якташлары өчен батырлык үрнәге. Яшь сугышчы тарихы — ул бүгенге гади булмаган шартларда Ватанны сөюен буш сүзләрдә түгел, ә эш-гамәлләре белән исбатлаган буын тарихы. «Гиви» сыман егетләребезнең илебезне ышанычлы яклаячаклары тирән ышаныч тудыра.
Фиргать НӘБИУЛЛИН.
«Балтач таңнары» гәзите» хәбәрчесе.