

20 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекамадан махсус хәрби операциядә һәлак булган Вячеслав Алеев, Рүзәл Бәдретдинов, Леонид Башуров, Айрат Дәүләтов, Сергей Димитриев, Салават Тимергалиев, Алексей Федоров гаиләләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең һәм хатыннарының кайгысын уртаклашты һәм сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнгән генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
– Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирделәр. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар – чын геройлар, – диде республика Башлыгы. – Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз – аларны истә тоту, истәлекләрен мәңгеләштерү, даими хәстәрлек күрсәтү, ата-аналарны, хатыннарны һәм балаларны игътибар белән чолгап алу. Махсус хәрби операция тәмамлангач, без һичшиксез Уфада сугышчыларыбыз хөрмәтенә мемориал куячакбыз. Шулай ук барлык муниципалитетларда да Хәтер аллеялары барлыкка киләчәк. Мондый эш бара инде.
Радий Хәбиров һәлак булган сугышчыларның балаларының ничек укулары белән кызыксынды, уку йортларына кергәндә аларның ташламалары булуын аерым билгеләп үтте.
Нефтекама хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов аңлатканча, һәр гаиләгә муниципалитет хезмәткәрләре арасыннан координатор беркетелгән. Республика Башлыгы “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы вазифасына кандидатны тиз арада сайларга кушты.
Сугышчыларның туганнары Радий Хәбировка аларның ихтыяҗларына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Алар шулай ук шәхси сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Сөйләшү барышында Башкортстан Башлыгы җирле хакимият органнарына йөкләмәләр бирде.

